Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яфар мәктәбе укучылары Болгарга ярдәм итә


Яфар авылы мәктәбе укучылары Миңтимер Шәймиевтән хат ала
Яфар авылы мәктәбе укучылары Миңтимер Шәймиевтән хат ала

Татарстанның Болгар шәһәрендә тарихи һәйкәлләрне төзекләндерү эшен башкарган “Яңарыш” фондына акчалата ярдәм итүчеләр күп. Шулар арасында Оренбур төбәгенең мәктәп укучылары да бар.


Бу изге эшкә Оренбур өлкәсендә яшәүчеләрнең алынуы да бик куанычлы. Александр районы Яфар авылының мәктәп укучылары авыл имамы Хәлит хәзрәт Габҗәлилов белән берлектә Миңтимер Шәймиевкә атап хат җибәрәләр. Аерым алганда, хатта мондый юллар бар:

«Исәнмесез, хөрмәтле Миңтимер Шәрип улы!

Без беләбез, без хәбәрдар, Сез әлеге вакытта бик изге, татар халкы өчен бик кирәкле эшләр белән мәшгульсез. Сез безнең борынгы тарихыбызны терелтәсез – бабаларыбызның элек салган мәчетләрен, тарихи корылмаларын тергезәсез.

Укучылар Шәймиевкә хат яза
Татар халкының, башка халыклар алдында башын югары тотып, горурланырлык тарихи мираслары бар, бөек мәдәнияте бар. Без аларны сакларга, арттырырга омтылып яшәргә тиешбез.

Миңтимер Шәрип улы, сез үзегезнең бер чыгышыгызда болай дидегез: «Бу эшләрне безнең өчен беркем дә эшләмәячәк. Әгәр дә үзебез бердәм булып, җиң сызганып эшкә керешмәсәк, хыялларыбыз хыял булып кына калачак».

Бу сүзләрегез безнең йөрәкләргә үтеп керде. Сез башкарып килгән изге эшкә безнең дә өлеш керсен иде дип, бераз акча җыйган идек.

Ниятебезне безнең укытучылар да, авылыбызның идарә җитәкчесе Илшат абый Яһүдин да, авылыбызның башлыгы Газинур абый Яһүдин да, эшкуарлар да хуплады, безгә ярдәм итәргә вәгъдә иттеләр.

Ә укулар беткәч, җәйге каникул вакытында, бер төркем укучыны Бөек Болгарга экскурсиягә илтергә ышандырдылар. Бу – безнең күптәнге хыялыбыз.

Безнең районда өч татар авылы. Алар да, бездән үрнәк алып, шушы изге эшкә катнаша башлар дип уйлыйбыз.

11 сыйныф укучылары – М.Мангутов, Г.Йосыпова, А.Яфаров; 10нчы – А.Алимбеков, Л.Асяева; 9нчы – А.Яфаров; 8нче – А.Юсупов; 7нче – А.Асяева, Р.Асяев; 6нчы – Р.Яфарова".

Озак та үтми, укучылар Шәймиевтән җавап хаты алды.

Татарстанның беренче президенты – “Яңарыш” фонды багучылар шурасы рәисе Миңтимер Шәймиев үзенең җавап хатында болай дип яза:

«Кадерле укучылар! Милләтебезнең сөекле балалары! Яфар авылында яшәүче хөрмәтле милләттәшләр!

Миңа язган матур хатыгыз, җылы сүзләрегез, изге хәбәрләрегез һәм ихлас теләкләрегез өчен сезгә олы рәхмәтемне юллыйм.

Оренбурдан Әмирхан Әглиуллин
Бүгенге көндә Оренбур җирендә милләтебезнең мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклавыгыз һәм үстерүегез, ата-бабаларыбыз рухын олылап дини бәйрәмнәр үткәрүегез, милли җыр-моңга, шигърияткә мәхәббәт тәрбияләвегез — тирән ихтирамга һәм мактауга лаек сокландыргыч гамәлләр.

Оренбур татарлары гомер-гомергә көчле рухлы, иманлы, уңган һәм бердәм булдылар, хәзер дә милләтебез киләчәген кайгыртып яшиләр. Милләтебез үсеше хакына куйган олы хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм.

Татарстаннан ерак яшәсәгез дә, аның сулышын тоеп торуыгыз, бездәге вакыйгалардан хәбәрдар булуыгыз аеруча шатландырды.

«Яңарыш» фондына теләктәшлек күрсәтүегез өчен олы рәхмәт хисләремне җиткерәм. Сез дөрес язасыз, бу – барыбыз өчен дә уртак, изге эш һәм аңа Оренбур татарларының да актив кушылуына шигем юк.

Кадерле балалар! Сезнең игелекле башлангычка кушылып ярдәм күрсәтергә теләгән өлкәннәргә, авыл җитәкчеләренә, эшмәкәрләргә һәм барлык авылдашларыгызга, якташларыгызга зур рәхмәтемне тапшыруыгызны үтенәм.

Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, бәрәкәтле тормыш телим. Тиздән изге Болгар җирендә очрашу насыйп булсын!

Тирән ихтирам белән: Миңтимер Шәймиев».

Авылның идарә җитәкчесе Яһүдин Илшат да, авыл башлыгы Яһүдин Газинур да, эшкуарлар да вәгъдәләрендә тордылар. Бер төркем укучы өчен Бөек Болгарга сәяхәт оештырдылар. Шулай да Болгарда укучыларга Миңтимер Шәймиев белән очрашу насыйп булмый.

Болгарда Оренбур төбәгеннән берничә автобус белән килгән күпсанлы милләттәшләребезне дә очратырга була иде. Болгар җирлегендә Оренбур татар театры каршында оешкан “ Берлек” фонды әгъзалары драматург Туфан Миңнуллин белән очрашып, барлык тарихи һәйкәлләрне карап чыктылар.

Шулай ук фонд әгъзалары “ Иманлы төбәк җәүһәрләре” китабы авторы Роза Абзалова-Сәлманова белән дә очрашу үткәрде. Авторның әлеге китабында Оренбур белән бәйле булган күренекле шәхесләр турында да тәфсилләп сөйләнә.

Әлеге елны Оренбурдан изге Болгар җыенына оешып килүчеләр арасында дин әһелләре һәм эшкуарлардан тыш, төрле яшьтәге күп санлы мәктәп балаларын да күрергә була иде.
"Берлек" әгъзалары Туфан Миңнуллин белән Болгарда
XS
SM
MD
LG