Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:05

22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне Омскида зур күләмдә билгеләнде. Өлкәнең авыл-районнарында да Ватан сугышы башлануга 70 ел тулган көндә һәйкәлләргә чәчәкләр салу, митинглар, ветераннар белән очрашулар узды.


1941-45 елгы сугышта һәлак булганнар, исән-сау кайтып сугыштан соңгы авыр елларда дөнья куйганнар истәлегенә Хәтер көннәре Омски өлкәсенең кайбер татар авылларында июнь аеның беренче яртысында ук оештырылган иде.

Хәтер чаралары Большеречье районының Чарналы, Каракүл, Еланлы, Тузказан Тара районының Олы Уыш, авылларында үткәрелде. Ә бер генә йорты калган Кумыслы авылында һәйкәл ачу тантанасы да булды.

Әлеге һәйкәл авылның урынын мәңгеләштерү өчен эшләнде. Анда «Бу урында 1975 елга хәтле Кумыслы авылы булган» һәм «Халкың китсә дә таралып, исемең калсын сакланып» дигән сүзләр язылган.

Шулай, хәзер төрле төбәкләрдә яшәүче, тамырлары белән Кумыслыдан булган кешеләр, урынын бүгенге көндә бер – Кәримовлар гаиләсе генә саклап торган авылларының исемен дә, урынын да киләчәк буын өчен калу хәстәрен күрделәр.

Хәтер көне беренче мәртәбә Колосовка районының Күгәтау авылында үтәчәк. Районның татар мәдәният үзәге җитәкчесе Әкрәм Әмиров сүзләренчә, Күгәтауда догалар кылып, корбан ашлары үткәргәннән соң, район үзәгендә җирләнгән туганнары – сугыш ветераннары һәм башка мәрхүмнәр рухына да дога кылырга ниятлиләр.

Большеречье районының Үләнкүл авылында Хәтер көне ел саен үткәрелеп килә. Быел хәтер чарасы үткәннән соң, икенче көнне, авылның 365 еллыгы бәйрәм ителәчәк.

”Хәтер һәм кайгы көне”ндә Омскида “Хәтер шәме” дигән патриотик чара үтте. Шәһәрнең Җиңү паркында узган бу чараның концерт програмында төрле иҗат коллективлары, театр артистлары чыгыш ясады.

Чара паркта куелган солдат һәйкәленә чәчәкләр һәм шәмнәр кую белән тәмамланды. Шәмнәрнең саны 271 иде. Бу сан Омски өлкәсеннән Советлар Берлеге батыры исеме бирелгән сугышчылар санына тәңгәл.

Омски өлкәсе хакимияте рәисе урынбасары Александр Артёмов, безнең өчен яшьләрне мондый чараларга җәлеп итү бик мөһим, бу хатирәләр аларның зиһеннәренә иңсен, башларында калсын, саклансын, киләчәк буыннарга тапшырылсын, дигән сүзләр әйтте.

Ватан сугышы башлануга 70 ел тулуга багышланган тагын бер чара – җәмәгатьчелек җыелышы Омски филормониясенең яңартылып төзекләндерелгән концертлар залында үтте.

Омски өлкәсе губернаторы Леонид Полежаев, үзенең чыгышында, аерым алганда, илебездә яшәүче һәркем, нинди яшьтә, нинди милләттән булуына карамастан, илебез тарихында мондый көннең булуын теләмәс иде, диде һәм сугыш елларында үткән балачагын исенә төшерде.

Шәһәрдә оештырылган бу чараларда милли оешмалар, шул исәптән татар оешмалары вәкилләре дә катнашты.

XS
SM
MD
LG