Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 11:23

Оренбур төбәгенең Абдулино шәһәрендә мәчет төзү өчен акча җыю максатыннан марафон үткәрелде. Марафон вакытында 1 миллион 800 сумнан артык акча җыелды.Әлеге акчалар шәһәрдә биш ел элек төзелеше туктатылган мәчетне тергезү өчен тотылачак.


Акча җыя торган тартмага беренче өлешне бала салды. Мурат бу тиеннәрне мәчет төзелеше өчен дип бик озак җыя. Бабасы Гамир Әфлитунов белән алар үз өлешләрен кертте. Малайга башка балалар да кушылды. Шулай итеп, мәчет төзү өчен үткәрелгән марафонны балалар ачып җибәрде.

Кемдер пенсия акчасын бирде, кемдер 250 мең салды, якташларыннан читтә яшәүчеләр дә калышмады. Марафонда катнашучы Абдулино районының алты татар авылыннан килгән үзешчән сәнгать коллективлары да үз өлешләрен кертте. Әлеге районда, башка халыклар белән чагыштырганда, сан ягыннан татарлар иң күбе – алар 31%ны тәшкил итә.

Алмаз хәзрәт Кашапов (сул) һәм Габделбарый хәзрәт Хәйруллин
Советлар чорында Абдулино мөселманнары мәчетсез яшәде. 90нчы елларда гына шәһәр хакимияте мәчет өчен дип балалар бакчасы бинасын бирә. Үз көчләре белән мөселманнар төзекләндерү эшләренә тотына, берничә елдан соң төрле яшьтәгеләр өчен дини укулар ачыла, намазлар укыла. Тик бу бина мәчет таләпләренә туры килми.

Абдулино шәһәре мәчете имамы Алмаз хәзрәт Кашапов бу хакта түбәндәгеләрне сөйләде: “Мәчетнең михрабы юк, бинаның күп шартлары мәчеткә туры килми”.

Әлеге марафонда Оренбур өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе Габделбарый хәзрәт Хәйруллин да катнашты. “Мәчетләр күп төзелә. Ләкин өлкәдә марафон беренче тапкыр үтә”, диде ул.

Әлеге эшне Абдулино шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте шәһәр хакимияте белән берлектә башлап җибәрде.

“Һәрбер эшне башлар өчен акча кирәк. Марафонда 1 миллион 800 сумнан артык акча җыелды”, дип сөйләде Абдулино шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Илгизәр Зарипов.

Биш ел элек төзелеше тукталган мәчет мәсьәләсе яңа сулыш алды: проекты бар, эшне башлау өчен матди чыгымнар җыелды, инде диварлар төзелешенә кирәк-яраклар да алынган, көзгә кадәр мәчетнең түбәсен дә капларга уйлыйлар.
Мәчеткә йөрүче кызлар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG