Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан сөйләшүләре: Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан бер-берсен гаепли


Азәрбайҗан-Әрмәнстан сөйләшүләре, Казан кирмәне, 24 июнь 2011
Азәрбайҗан-Әрмәнстан сөйләшүләре, Казан кирмәне, 24 июнь 2011

Җомга көнне Казан кирмәнендә үткән сөйләшүләрдә Азәрбайҗан һәм Әрмәнстан президентлары "төп принциплар” мәсьәләсендә килешүгә ирешә алмады.


24 июнь җомга көнне Казан кирмәнендә үткән сөйләшүләр Азәрбайҗан белән Әрмәнстан арасындагы дистәләрчә елларга сузылган Таулы Карабах низагын чишүне максат итеп куйган иде. Ләкин азәри президенты Илһам Алиев белән әрмән президенты Серж Саргсян “төп принциплар” мәсьәләсендә килешүгә ирешә алмаган.

Шимбә көнне Әрмәнстанның тышкы эшләр министры Эдвард Налбандян бу уңышсызлык өчен азәрбайҗан ягын гаепләде. “Азәрбайҗан ягы төп принципларның соңгы өлгесен кабул итәргә әзер булмау аркасында Казан очрашуы борылыш ноктасы була алмады”, диде ул. "Азәри ягы килешү өлгесенә 10 үзгәреш кертергә теләде", дип өстәде ул.

Азәрабйҗанның тышкы эшләр министры Эльмар Мамедъяров, Казанда үткән Карабах сөйләшүләре әрмән ягының “максимализмы” аркасында көрчеккә терәлде, дип белдерде. "Кызганычка каршы, без уртак фикергә килә алмадык, чөнки әрмән ягы, җиде ел элек башланган сөйләшү процессыннан тайпылып, Азәрбайҗаннан максималь ташламалар таләп итә", диде ул. Мамедъяров әрмән министрының бу белдерүен PR гамәле дип атады.

Казан сөйләшүләре Русия президенты Дмитрий Медведев арадашчылыгында үтте. Мәгълүмат чаралары сөйләшүләр башланыр алдыннан өч президентның Казан кирмәне белән танышып йөргән сурәтләрен таратты.

Көнбатыш илләре, аерым алганда Кушма Штатлар һәм Франция, Казан сөйләшүләрен нәтиҗәле итү өчен шулай ук тырышлык күрсәтте. АКШ президенты Барак Обама пәнҗешәмбедә Алиев һәм Саргсянга шалтыратып, аларны килешүгә ирешергә өндәде.

Ләкин тырышлыклар нәтиҗә бирмәде. Җомга көнне Казан сөйләшүләрендә тарафлар “күпмедер тәрәккыятка” ирешсә дә, төп принциплар мәсьәләсендә уртак фикергә килә алмаган.

Алдан әзерләнгән килешү өлгесендә Таулы Карабах тирәсеннән әрмән гаскәрләрен чыгару, төбәккә “вакытлы статус” бирү, йөзләгән мең качакка кайту мөмкинлеге тудыру, солыхны саклау өчен төбәккә халыкара тынычлык көчләрен кертү каралган иде. Төбәкнең ахыр статусын соңрак билгеләү күздә тотылды.

Таулы Карабах низагы Советлар берлеге таркалу алдыннан 1988 елда кабынды. Ике ил арасында купкан сугышта 20 меңләп кеше һәлак булды, миллионлап кеше торган җирләрен ташлап китте. Әрмәнстан Азәрбайҗанның эчендә урнашкан Карабах һәм тагын җиде күрше төбәкне (бар җирләрнең якынча 13%) үз кармагына алды.

1994 елда ут туктату турында килешү төзелде. Карабах төбәге Әрмәнстан карамагында калды. Шул вакыттан бирле вакыт-вакыт булып торган атышулар нәтиҗәсендә ике яктан да дистәләрчә кеше һәлак булды.

Озак еллар барган сөйләшүләр моңарчы нәтиҗә бирмәде. Һәр тараф бер-берсен гаепләгән белдерүләр ясый. Ике ил дә үзенең хәрби куәтен арттырырга тырыша. Нефтькә бай Азәрбайҗан саклану өлкәсенә ел саен 3 миллион доллар сарыф итә.

Соңгы вакытта ике ил арасында яңа кораллы каршылык туарга мөмкин дигән шөбһәләр артты. Бу каршылыкка Төркия, Иран, Русия һәм төбәктәге башка илләр тартылырга мөмкин дигән борчулар бар.

XS
SM
MD
LG