Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 17:10

Либия хөкүмәте НАТО һөҗүмендә 15 кеше һәлак булды дип белдерә


Триполи – Либия хөкүмәте узган төндә НАТО һөҗүмнәре вакытында көнчыгыштагы Брега шәһәрендә 15 кешенең һәлак булганы турында хәбәр итте.

Дәүләт телевидениесе хәбәр итүенчә, бу шәһәрдәге ресторан һәм икмәк ширкәте утка тотылган.

Рәсми Триполи мәгълүматына караганда, НАТО һөҗүмнәре башланганнан бирле, Либиядә 700ләп тыныч кеше һәлак булган. НАТО бу гаепләүләрне кире кага.

Либиянең гыйсьянчылары вәкиле НАТО һөҗүмнәрен тәнкыйтьләүчеләрне “Либия халкының дошманнары” дип атады.

XS
SM
MD
LG