Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшкуар Михаил Прохоров “Правое дело” рәисе итеп сайланды


Мәскәү – Русиянең иң бай кешеләренең берсе, эшкуар Михаил Прохоров “Правое дело” фиркасе рәисе итеп сайланды. Партиянең шимбә көнне Мәскәүдә үткән чираттан тыш корылтаенда 109 депутатның 107се аның өчен тавыш бирде.

Прохоров үзенең чыгышында бер мандатлы бүлгеләрдән сайлау тәртибен кире кайтарырга, президентның бүлгеләрдә вәкилләр институтын бетерергә, төбәк җитәкчеләренең вәкәләтен арттырырга, Мәскәү һәм Петербур хакимнәрен, хөкемдарларны һәм полиция җитәкчеләрен сайлап кую тәртибен кертергә тәкъдим итте.

Прохоров фикеренчә, мәгариф, сәламәтлек һәм мәдәният өлкәсенә чыгымнар хәрби өлкәгә караганда күбрәк булырга тиеш.

Прохоров шулай ук ЮКОСның элекке җитәкчеләрен иреккә чыгарырга чакырды. Ходорковский белән Лебедевның мәхкәмәсе җитди тәртип бозулар белән үтте, аларны төрмәдә тоту өчен бер нигез дә юк, диде ул.
XS
SM
MD
LG