Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан саммиты нәтиҗәсезлеге өчен Әрмәнстан Азәрбайҗанны гаепләде


Ереван – Әрмәнстанның тышкы эшләр министры Эдвард Налбандян җомга көнне Казанда үткән сөйләшүләрнең нәтиҗәсезлеге өчен Азәрбайҗан ягын гаепләде.

Налбандян сүзләренчә, азәри ягы килешү өлгесенә ун үзгәреш кертергә теләгән. “Азәрбайҗан ягы төп принципларның соңгы өлгесен кабул итәргә әзер булмау сәбәпле, Казан очрашуы борылыш ноктасы була алмады”, диде ул.

Азәрбайҗан ягы әлегә рәсми аңлатмасын бирмәде.

Җомга көнне Казан кирмәнендә үткән сөйләшүдә Әзәрбайҗан һәм Әрмәнстан президентлары – Илһам Алиев белән Серж Саргсян катнашты.

Русия президенты Дмитрий Медведев очрашуда арадашчылык итте. Сөйләшү алдыннан АКШ президенты Барак Обама Алиев һәм Саргсянга шалтыратып, аларны килешүгә өндәгән иде.
XS
SM
MD
LG