Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 11:30

Медведев Сабан туен Русиянең иң матур бәйрәмнәренең берсе дип атады


Казан -- Шимбә көнне Русия президенты Дмитрий Медведев Казанның Мирный бистәсендә үткән Сабан туенда кунак булды.

“Бизнес-онлайн” хәбәр итүенчә, Русия президенты башта мәйдан алдында корылган төрле халыкларның гореф-гадәтләрен чагылдырган утарлар белән танышып чыккан.

Башына түбәтәй киеп, ул татар йортында кергән, анда күрсәтелгән татар халык ашлары белән танышкан, чәк-чәк тәмләп караган.

Соңыннан урыс утарына кагылып, ул анда үзенә бәхет дагасы чүкеп чыккан.

Медведев Сабан туен Русиядә иң матур бәйрәмнәрнең берсе дип атады. Үзенең чыгышын ул татарча “Рәхмәт” сүзе белән тәмамлады.

XS
SM
MD
LG