Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: "Сабан туе – Русиянең иң матур бәйрәмнәренең берсе"



tatarstan.ru видеосы

25 июнь көнне Казанның Мирный бистәсе янындагы каенлыкта үткән Сабан туенда Русия президенты Дмитрий Медведев кунак булды.

Башта ул мәйдан алдында корылган төрле халыкларның гореф-гадәтләрен чагылдырган утарлар белән танышып йөрде.

Башына түбәтәй кигән Медведев татар йортында керде, анда күрсәтелгән татар халык ашлары белән танышты, чәк-чәк тәмләп карады.

Соңыннан ул урыс утарына кагылып, анда үзенә бәхет дагасы чүкеп чыкты.

Мәйданда ясаган чыгышында Медведев Сабан туен Русиядә иң матур бәйрәмнәрнең берсе дип атады. Мең еллык тарихы булса да, бу бәйрәм һәрчак яшь булып кала, диде ул. Русия президенты үзенең чыгышын татарча “Рәхмәт” әйтеп тәмамлады.

XS
SM
MD
LG