Accessibility links

Кайнар хәбәр

Качкан солдат турындагы мәгълүмат өчен 3 мең доллар вәгъдә ителде


Екатеринбур – Русиянең эчке эшләр министрлыгы хәрби бүлектән качып киткән солдат турындагы мәгълүмат бирүчегә 3 мең доллар акча вәгъдә итте.

19 яшьлек Марат Кәбиров 22 июнь көнне Свердловски өлкәсенең Югары Пышма шәһәрендә урнашкан хәрби бүлектән качып киткән.

Марат хәрби хезмәткә Башкортстанның Чишмә районы Чишмә авылыннан чакырылган булган.

Ул үзе белән 8 Калашников автоматын эләктереп киткән дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG