Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:20

Кырымтатарларының милли байрагы көненә багышланган чаралар үтте


Акмәчет – Бүген Кырымда кырымтатарларының милли байрагы көненә багышланган чаралар үтә. Чараны инде икенче ел рәттән “Кырымтатар яшьләр шурасы” оештырды. Быел алар Кырым буйлап автойөреш уздырды.

Акмәчеттән Бахчасарай, Джанкой, Феодосия, Ялта юнәлешендә барган колонналарны юлда байраклар белән кырымтатарлары каршылады. Колонналар кырымтатарлар укмашып яшәгән урыннарда туктап, аларны каршылаучылар белән очрашып, ял итеп юлны дәвам иттеләр.

Кайбер урыннарда автойөрештә катнашучыларны кырымтатар ансамбльләре милли көйләр, биюләр белән каршы алган, аларны милли ризыклар белән сыйлап озатканнар.

XS
SM
MD
LG