Шунысы кызык: бу сөяк 2006 елда ук табылган. Джеймс Кеннеди исемле археолог иске казылмаларда эшләгәндә гади генә рәсемле сөяк кисәгенә тап була. Бу җирлектә боз чорыннан калган күп кенә кеше һәм хайван сөякләре табылган иде, шуңа күрә бу рәсем, зур кызыксыну уятмыйча, Джеймсның шәхси архивына эләгә. 2009 елда гына, киштәләрдән тузан сөрткәндә, ул галимнәргә мөрәҗәгать итәргә була.
Галимнәр башта рәсемнең чын булуын тикшерә. Аны рәссамнар, антропологлар, палеонтологлар һәм башка күп төрле белгечләр өйрәнә. Шушы көннәрдә генә әлеге эзләнүләр нәтиҗәләре “Journal of Archaeological Science” журналында басылды.
Беренчедән, галимнәр аның чыннан да Америка иң борынгы сәнгать үрнәге икәнлеген раслады. Төгәл вакытын билгеләү мөмкин булмаса да, сөяккә 13-20 мең ел икәнлеге ачыкланды.
Икенчедән, рәсем бер тарихи гипотезаны дәлилләүдә ярдәм итә ала. Моңа кадәр галимнәр солютрей мәдәнияты вәкилләре Европадан Америкага Төньяк Атлантика бозлары аша уза алганлыгын фаразлый иде.
Солютрей мәдәнияты – соңгы палеолит чоры урталарында Франция һәм Испания җирләрендә таралган археологик мәдәният. Моңа кадәр бу теориягә фәкать корал охшашлыгы гына ишарәли иде.
Моңарчы иң борынгы дип саналган сәнгать үрнәкләре Техас штатындагы каньон диварларында ясалган дип санала иде. Аларга якынча 4 мең ел.
Вәзгыятьне тулысынча ачыклар өчен Норт-Веро-Бичта якын арада зур күләмле казылмалар башланыр дип көтелә.