Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 19:16

Фәлестин яклы бер төркем Газзәгә таба юлга чыга


Бу атнада 22 илдән җыелган 350ләп кеше Урта диңгез буйлап Грециядән Газзә ярларына таба юлга чыга. Алар үз сәфәрләре белән Фәлестинне яклауларын белдерә.

Узган елның маенда Газзәгә барган көймәдә Төркиянең тугыз активисты Израил хәрби көчләре белән бәрелешләрдә һәлак булды. 2007 елда җирнең зур өлеше фәлестиннәрнең Хәмәс төркеме контроленә күчкәннән бирле Израил Газзә сызыгын һәм аның диңгез ярын камауда тота.

Кичә Израил рәсмиләре Газзәгә барган һәр халыкара журналист кире җибәреләчәк һәм аның Израилгә тагын ун ел килү рөхсәте булмаячак, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG