Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанга театр җене кагыла башлады


Буа дәүләт сатира театрының җитәкчесе Раил Садриев әйтүенчә, район башлыклары бер-берсен уздырып театрлар ача башлаячак.

Раил Садриев Прагада халыкара сәхнә бизәлеше күргәзмәсе вакытында “Азатлык” радиосына әңгәмә бирде.

- Буа дәүләт сатира театрының уңышлары белән беррәттән, алар бит гел “билдән түбән” булган проблемнарны күтәрәләр, дигән фикерләр дә ишетергә туры килә. Әлеге бәягә фикерегез ничек?

- Минемчә, яшьлекнең бер үзенчәлеге ул. Без яшь театр бит. Башта тамашачыбыз да юк иде. Традициясез театр буларак, без тәпиләнеп йөрергә өйрәнгән бала сыйфатындарак идек. Без үзебезнең тамашачыны булдыру өчен аның ихтыяҗын истә тотып, мониторинг ясап, шул әйберне бирә башладык. Кыска гына вакыт эчендә үзебезнең тамашачыны булдырдык. Башта күләм кирәк, аннан ул сыйфатка әйләнә. Хәзер сыйфатка әйләнү бара. Безнең беренче спектакльләрдә исерекләр һәм башка күренешләр бар иде.
Шәймиев бердән-бер театр ачты

“Билдән түбән” дигән әйберне ишеткәлибез. Татарның “биле” дә шундыйрак бит инде. Урыс мохитендә яшәгән татар шуны карап утыра, ул аннан көлеп утыра, ул аңа ошый. Әлбәттә, түбән булырга тиеш түгел. Мин моны шул яшьлек дип уйлыйм. Әкренләп генә ул әйберләрдән арынып алга барабыз.

Әнә телевидениедә чыга торган “Елмай” тапшыруын без үзебез төшерәбез, анда да “билдән түбәннәрне” киметергә, аны да сыйфатлы ясарга тырышабыз.

- Бүген татар сәхнәсенә алып чыгардай яхшы сыйфатлы юмор, әйбәт комедияләр, төрткеле сүзле көлкеле әсәрләр бармы соң?

- Кытлык! Белмим, Әмир Камалиев никтер язудан туктады. Ул башта Камал театрында эшләгәндә һәм аннан киткәч тә шактый гына иҗат иткән иде. Илфак Шиһапов та күләмле итеп язарга тотынган иде, әмма югалды, эстрадага кереп китте ул.

Өченче президент Буадан булса - дөнья мишәр белән тулачак
Наил Салиховның әсәрләре бар, әмма аннан соң бүтән күрмим дә дип әйтергә була. Без хәзер Марат Кәбиров белән эшли башладык. Аның драма әсәрен күргәнем юк. Ул Уфадан Татарстанга күчеп килде. Талантлы егет. Татар әдәби мохитендә ниндидер юнәлеш булдырырга исәпләп ятабыз без. Әмма сатира өлкәсендә драматургия юк. Юк, юк!

Аннан бер матур күренеш - пародия баш калкыта башлады. Егетләр, аннан Алсу Фарукшина сәнгать институтын бетергәч, пародия уйный башлады. Мин Алсуны театрга чакырдым. Ярты ел безнең белән эшләде ул. Минемчә, аңа карап башкалар да сәхнәгә чыгачак. Бу әйбәт күренеш.

- Сезнең театр гына түгел, ә гомумән алганда, татар сәхнәсе бүген, алай да, нәрсәгә мохтаҗ соң? Кайберәүләр, исемнәрен атап тору урынлы булмас, билетларын ихтыяри-мәҗбүри кебек мәктәпләргә тарата, татар төркемнәре булса да, татарча спектакльләренә йөрмәгән театр да бар. Кайвакыт тамашачыдан карарлык әйбер юк, дигән сүзләр дә чыккалый.

- Без күбесенчә, читтә укмашып яшәгән татарлар янына Мәскәү, Түбән Варта, Ульян өлкәсе, Самар, Себер, Башкортстанга йөрибез. Гел татарча уйныйбыз. Читтә татар телен аңламаучы яшь буын үсеп килә.

Әнә, “Яңа гасыр” каналы 90% татар телендә генә була диделәр, дөрес булса. Яңа проектлар ясарга, татар театрын пиарлау өстендә эшләргә бу тагын да зуррак мөмкинлекләр ачачак. Аны модага әйләндерү кирәк.

Без бүген Чехиядә йөрибез, Мәскәүдә дә булдык, бөтен нәрсә модадан тора. Татар театрына мода тудырырга кирәк. Президенттан башлап бөтен түрәләр дә театрга йөрергә тиеш. Түрә йөри икән, аңа карап бүтәне дә йөри. Бүген тәртибе шундый аның. Шунда очрашу, эшлекле сөйләшүләрен дә билгеләргә була.

Әйтим инде, Татарстанда тиздән тагын өч дәүләт театры ачылачак. Менә яңа гына Әтнә дәүләт театры ачылды. Яхшымы ул, начармы, белмим. Әмма ачылачак.

Әнә ипподромнар төзедек, ансы булды. Аннан спорт корылмалары төзедек. Ансы Русия сәясәте белән туры килде. Бөтен районнарда йөзү бассейннары, шугалаклар бар. Хәзер исә театр модага керә башлады.

Тук җитәкчеләр, тук түрәләр, тук хакимият башлыкларының ихтыяҗлары - хәзер аларга театр кирәк. Хәзер менә бер-берсен уздырып театр ачарга җыеналар. Норлатта ачарга җыеналар, Балык Бистәсе астыртын гына әзерләнеп ята. Актаныш белән Арча “без әзер инде” дип Казанга килеп күрсәтеп киттеләр. Менә киләчәктә Татарстанда бер-ике ел эчендә тагын өч-дүрт дәүләт театры ачылачак.

- Бу чүлмәкчедән күрмәкче дигәндәй, дәррәү килеп театрлар ачу тагын сыйфатка тискәре йогынты ясамасмы? Сез бит үзегез үк, тамашачы җыяр өчен “билдән түбән” җирдән башлаган идек, дисез.

- Без генә шулай башладык. Без шуграк бит, мишәрлек. Үзлектән шулай башланган әйбер. Ә монда хакимият башлыклары үзләре теләп, үзләре кушкан әйбер. Кушкан әйбер ул тыйнаграк була, анда оештыручылар тарафыннан цензура булачак. Ә инде сыйфатына килгәндә, һөнәри ягы аксарга мөмкин. Ә “билдән түбән”лек ягы тиешенчә булачак. Башта премьераларны оештыручылар, башлыклар килеп караячак бит.

- Театрга мода дигәннән, әле күптән түгел генә Саба районы башлыгы Камал театрында үзенең якыннарына, танышларына театр каратып үзенең туган көнен үткәрде. Ул аны ничек эшләде икән, билетларын алып таратты микән, әллә алдан үз акчасын күчереп куйганмы?

- Мин моны ишетмәгән идем, бәлки Сабаларның иҗат отчеты булгандыр ул... Туган көн булганмы?

- Камал театры спектакленә үзенең туган көненә чакырды.

- Мин моның шаһиты түгел, әйтә алмыйм. Безнең беренче президент Актаныштан булгач, Актаныш җирлеге аеруча үсеп китте, матурайды. Аннан чыгучы җитәкчеләр саны артты. Сабаларга да хас әйбер ул. Өченче президент Буадан булса, иманым камил, бөтен дөнья мишәр белән тулачак. Бүген Сабаларга ни эшләсәләр дә килешә, шулай бит. Белмим инде, мин моны начар әйбер дип тапмыйм.

- Раил әфәнде, сез театр Татарстанда модага кереп бара дип әйтәсез. Моданың куркыныч ягы да бар бит аның. Мода бит күпмедер бер вакыттан соң чыга да китә. Түрәләр бер өч елдан соң цирк модада икән дип ду килеп ачкан театрлары турында онытмаслармы? Аннан ачылган театрлар ябылырмы?

- Монысы инде үзлектән туу-тумауга караячак. Яшәрлек җирлеге, нигезе, театрның инфроструктурасы булмаса, бетәргә дә мөмкин. Мин театрны ачуга “Ният” дип аталган фестиваль үткәрә башладым. Шул фестивальдән безгә дүрт яшь кеше килде. Мин аларны “Елмай”да төшерәм. Алар белән минем җәмәгатем шөгыльләнә хәзер. Алар гран-прилар ала башладылар.

Мин театрдан балаларны күбрәк үткәрергә тырышам. Хәзер үзебезгә төрле театрларны, спектакльләр чакыртам. Күбрәк бала узса, ул бер ун елдан соң потенциаль тамашачы булачак. Аның баласы шул театр түгәрәгенә йөреп, киләчәктә Буаның театр артисты булачак.

Театрлар күп булгач - сайлау мөмкинлеге арта
Корбан Бирдыев “Рубин”га килгәч, аның беренче таләбе балалар спорт мәктәбе тудыру иде. Анда “Барселона”дагы шикелле үзеңнең мәктәбеңнән чыккан татар балалары уйнарга тиеш. Минемчә, бер биш елдан “Рубин”да да татар фамилияләре булачак.

Мин Шәймиевкә рәхмәтлемен, ул безгә дәүләт театры дәрәҗәсе бирде. Театрны бик яраткан президент буларак ул бердәнбер театр ачты. Ә Миңнеханов театрга йөри торган кеше түгел. Ул күбрәк спортта. Шуңа да карамастан, ни сәбәпледер ул бу өлкәне дә парралель алып барырга тырыша. Бәлки аның янындагылар шундый әйбәт киңәшләр бирәләрдер...

Бүген театромания дигән чир туып килә. Киләчәге театр белән эшләүче белгечләрдән торачак. Алар аның җирлеген тудыра алырлармы, юкмы? Миңнехановның бу ниятләре миңа ошый. Ул – ниндидер җиңел. Әллә заманага туры килә инде. Театрлар тиз-тиз кабалана башладылар. Театрлар күп булгач, сайлап алу мөмкинлеге дә була. Ә яши алмаганнар калачак.

* * * *

Буада булачак театр бинасы урынында, 1860 елда ир-егетләр гимназиясе ачыла. 1924 елда Барый Тарханов хөкүмәттән 12 000 сум акча алып анда сәхнә ясатып, театр бинасы ача.

Монда Салих Сәйдәшев, Айдаров, Барый Тарханов, Зөләйха Богданова һәм Гөлсем Кайбицкая хезмәт куялар. Бу театр 1949 елга кадәр эшли һәм яши.

Театрның яңа тарихы һәм тормышы 2002 елның 16 февралендә башлана. Укытучы булып эшләгән Раил Садриев театр яратучыларны мәдәният сараена Туфан Миңнуллинның “Гөргери кияүләре” пьесасының репетициясенә җыя. Шул көннән соң күп кенә авторларның әсәрләре сәхнәләштерелә.

2007 елда, элекке гимназия итеп ачылган бинага Татарстан хөкүмәте тарафыннан төзекләндерү эшләре башлана. Бина 2007 елда өлгереп җитә һәм шул ук елның 30 мартында Дәүләт драма театры статусы бирелә.
XS
SM
MD
LG