Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:58
Һаагтагы халыкара җинаять мәхкәмәсе Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафи һәм аның ярдәмчеләрен кулга алырга рөхсәт бирде. Баш прокурор Луис Морено-Окампо, тикшерү барышында Каддафи, аның ул Сәйфелислам һәм Либия күзләү хезмәте башлыгы Абдулла әс-Сенуссинең кешечелеккә каршы җинаять кылуына җитәрлек дәлилләр табылды, дип белдерде.

Февраль аеннан бирле Либиядә барган протест чараларында катнашучыларга каршы хөкүмәт көч кулланды.

Либия хөкүмәте вәкиле Ибраһим Мусса якшәмбе көнне, илдә кораллы низаг дәвам итүгә карамастан, “Каддафине Либия халкы сайлаган һәм ул хакимияттән читләштерелә алмый”, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG