Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:44

Русия президенты Дмитрий Медведевнең узган атна ахырында Казанга килеп берничә мөһим чарада катнашуы күпләрне гаҗәпләндерерлек иде. Тыгыз, киеренке төзелгән программа, төрле даирәләрдәге кешеләр белән очрашу президент сайлау кампаниясен хәтерләтте.


Узган елда Дмитрий Медведев Түбән Кама Сабан туена килеп, атаклы химия сәнәгатьчеләре белән аралашырга җыенган иде. Әмма ул чит илгә сәфәргә китүе сәбәпле, Түбән Камада әзерләнгән Сабан туена килә алмады. Бәйрәм президенттан башка гына гөрләп үтте.

Хокук белгече һәм либерал сәясәтче буларак танылырга яратучы Медведев Түбән Камага килгән булса, Сабан туе сәхнәсендә Җиңүнең 65 еллыгына багышланган хореографик күренеш карап, фашист концлагерында газапланган әсирләрнең азат ителүен, аларның да бу сугышта катнашуын уңай тасвирлаган тамашаны күргән булыр иде.

Буйлы-буйлы тоткын киемендәге әсирләрне сәхнәдәге каһарманнар итеп күрсәтүне иң беренче булып Медведев караса, совет чоры тарихына яңа карашка игътибар итәр иде, мөгаен.

Сәяси технологлар президентлар катнашкан чараларга эчке мәгънә, замана билгеләренә ишарәләрне алдан уйлап әзерләп куя.

Медведев Казанда 2 көн булды

Һәм менә, ниһаять, 24 июньдә Дмитрий Медведев Казанга килә. Ни өчен шулай? Олимпиада, Универсиада бәйгеләренә әзерләүгә багышланган Шура җыелышы шимбә 25 июньгә куелган. Казан Сабан туе да шул көнне үткәрелә. Русия президенты бу юлы килгәч, гадәттәгечә төзелешләр яки зур ширкәтләр тирәсенә бармады. Кунак йортына урнашкач та, ул Казан Кирмәненә юнәлде.

Искә төшерик: 2008 елның 7 августында Грузия белән сугыш башланган сәгатьләрдә (Путин - Пекинда, ә Медведев Идел буйлап сәяхәт иткәндә башлаган иде Мәскәү шушы сугышны) Медведев Казанның елга портыннан Казан Кирмәненә килеп, Универсиада проектының макетларын карады.

Аннары ул Миңтимер Шәймиев белән бергәләп, Раифа тыюлыгына кереп чыкканнан соң, Идел буйлап Кама Тамагына, Сембергә таба китте. Казанда ул нибары 2-3 сәгать кенә була алды.

Президент чагында Владимир Путинның Уфага төн уртасында килеп төшүе, шул сәгатьләрдә Уфа мотор төзү ширкәтен карап, төнге сәгать 3тә инде кире Мәскәүгә китүен дә күпләр хәтерли. Җирле җитәкчеләр өчен бу бер бәла - каршылау мәшәкате күп, ә хуҗаны юмаларга, үз ягыңа алыштыруга вакыт юк.

Ә менә быел Русия президенты Дмитрий Медведевның ике тәүлек дәвамында ашыкмыйча Казанда йөрүе, берсеннән-берсе гаҗәеп һәм четерекле чараларда катнашуы үзе бер хикмәт.

Казан солых төзү урыны була алмады

Сулдан уңга - Серж Саргсян, Дмитрий Медведев, Илһам Алиев. Казан, 24 июнь 2011
Җомга көннең икенче яртысын Медведев халыкара төенне чишүгә багышлады. Ул ике дистә ел буе уртак телгә килә алмаган Әрмәнстан һәм Азәрбайҗан президентлары белән утырып, Карабах проблемасын хәл итү өчен нинди принциплар үтәлергә тиешлеген ачыклау белән шөгыльләнде. Бу вакыйганың никадәр катлаулы булуын чит ил журналистларының Казан очрашуы белән кызыксынуы да күрсәтте.

Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев пәнҗешәмбе кичендә ук Казанга килеп, сәүдә-сәнәгать эшләре белән таныша торды. Ә Әрмәнстан президенты Серж Саргсян Казанга җомга төштән соң килеп, кичке сәгать 5ләрдә Кирмәнгә барды. Русия, Әрмәнстан, Азәрбайҗан президентларының нәрсә турында сөйләшеп, нинди нәтиҗәләргә ирешүләре игълан ителмәсә дә, хәлнең никадәр катлаулы булуы сизелә иде.

Март аенда өч президентның Сочида булган очрашуы, аннан алда Мадридта булган сөйләшүләрдә билгеләнгән тәрәккыят яңа өметләр уяткан иде. Карабах төенен чишү принципларын һәр ике як та расласа, алга китеш булачак. Чит ил хәбәрчеләре Казанга шалтыратып, шаккатыргыч яңалык көтте. Бакы һәм Ереван Карабах төенен чишүгә реаль адым ясаса, бу гамәл бөтен дөнья өчен мөһим.

Дәүләтара чикләрнең кагылсызлыгын тәэмин итү, милләтләрнең үзбилгеләнүен да тану – Азәрбайҗан җиренең 20%ы яулап алынган килеш һәр ике якны ризалаштыру мөмкинме соң? Шундый ук бәхәсле каршылыклар дөньяның башка илләрендә күптән пыскып ята.

Өч президент очрашуы. Уртада - Д.Медведев, сулдан икенче - Илһам Алиев, уңнан икенче - Серж Саргсян. Казан Кирмәне, 24 июнь 2011 ел
Хәзерге заманда каршылыкларны җиңеп, ничек тә уртак чишелеш табарга омтылу кирәк дип санала, шулай булмаса Барак Обама Илһам Алиевкә һәм Серж Саргсянга шалтыратып, аларны үгетләп маташмас иде. Казандагы очрашуны күзәтергә тырышкан хәбәрчеләр һәм сәясәтчеләр зур алга китешкә өметләнмәсә дә, бу очрашуның нәтиҗәсез диярлек үтүен сизми дә калды.

Кичке сәгать 5тән соң 3 президент рәсми фикер алышып, эшлекле кичке аш өстәле артында бер-берсен аңларга тиеш иде. Һәр президент үзе белән берничә хәбәрче алып килгән, очрашудан соң йомгакны аларга гына җиткерергә әзерләнгән. Башка журналистлар һәм сәясәтчеләр, хәтта шул илләрнең югары дәрәҗәле дипломатлары бу чарадан читләштерелгән иде.

Президент бүләгенә узышны үзе килмичә башламадылар

Мондый вакытта иң яхшысы – берәр бәйрәм чарасына барып, башкалар белән танышу. Кичке сәгать 6да Казан ипподромында Русия президенты бүләгенә ат чабышлары башланды. Анда федераль түрәләр, Татарстан президенты һәм хөкүмәт әгъзалары, Чечен президенты Рамзан Кадыров һәм башка төбәк башлыклары, югары дәрәҗәле кешеләр җыелды.

3 сәгать ярым дәвамында 150ләп ат 7 узышта катнашты. Һәрберсендә 1 миллион сумлык бүләк бүленде. Татарстан бүләге өчен көрәшүчеләр 3 миллион сумга дәгъва итте.

Соңгы узышта Русия президентының 10 миллион сумлык бүләге уйнатылырга тиеш иде. Әмма президентлар һаман юк та юк. Ипподром алдында Татарстанда яшәүче төрле милләт вәкилләренең, бигрәк тә Кавказ республикаларының милли җәмгыятьләре зур кунакларны көтеп торса да, президентларга аларның матур бизәкле киемнәрен, җыр-биюләрен күрергә насыйп булмады.

Хәтта ипподром ишеге төбендә чәк-чәк торган татар кызларының әзерләнүе дә юкка булып чыкты. Кичке 10 тулырга 15 минут кала Дмитрий Медведев һәм иң зур дәрәҗәдәге федераль җитәкчеләр, алар артыннан Әрмәнстан президенты Серж Саргсян ипподром ишегендә бер мизгелгә дә туктамыйча, эчкә кереп киттеләр.

Ат чабышларының соңгы узышлары шәп булды, бәйрәм фейрверклары да күкне яктыртты. Әмма көтелгән сенсация – Карабах чишелешенә яңа адым ясалу Казанда насыйп булмады.

Саргсян белән Алиев Русия, АКШ һәм Франциянең арадашчылык итүен югары бәяләде, алар Дмитрий Медведевкә рәхмәт әйтте. Шул ук кичтә Азәрбайҗан президенты Илһам Алиев һәм аны озатып килүчеләр, ипподромга кереп тә тормастан, Бакыга очты. Бусы да алдан билгеләнгән программага ярашлы рәвештә эшләнде.

Шулай да бергә очрашып күзгә-күз карап сөйләшү эзсез калмый ул. Киләчәктә Казан очрашуының әрмән-азәрбайҗан мөнәсәбәтләрен җайлауда әһәмиятен әйтерләр, бәлки бу турыда калын-калын китапларга язарлар, мөгаен.

Җырлы-биюле тамашалар көне

Шулай итеп, Дмитрий Медведев өчен Казан җомгасы җиңел булмады. Аның каравы шимбә көнне Русия президенты дәртле, күңелле матур Сабан туе карады. Ул милли Сабан туен Русиянең иң матур бәйрәмнәренең берсе дип белдерде.

Борис Ельцин Арча Сабан туенда чүлмәк ватып, Владимир Путин Дәрвишләр Сабан туенда катыкка башын тыкса, Дмитрий Медведев сандалда тимер чүкеп, бәхет дагасын ясап китте.

Халык алдына чыгып, ул казанлыларны бәйрәм белән котлады, татарча “рәхмәт” әйтте. Ул ишү спорты белән мавыга, шуңа күрә яңа гына төзелгән ишәкчеләр үзәгендә күнегү җайланмасын сынап карады.

Төштән соң Казан Ратушасында киләчәк Олимпиада, Универсиада, һәм футбол дөнья беренчелегендә Русия спортчылары артта калмасын өчен чаралар күрүгә багышланган зур җыен үткәрде. Русиялеләрдән чемпионнар үстерү дә ай-һай авыр...

Бу утырышка Русиянең спортка бәйләнешле иң зур түрәләре дә чакырылган иде. Хәтта шушы утырышны үткәрер өчен генә Казанга килсә дә, Медведевның мәшәкате зур, четерекле дияргә ярар иде.

Шимбә киче якынлашкач, Русия президенты Дмитрий Медведев Татарстан җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов белән Казан үзәгендә үткәрелүче “Тынычлык яратылышы” фестиваленә килде. Анда да – яшьләргә теләкләр һәм татарча рәхмәт әйтү.

"Тынычлык яратылышы" фестивале. Казан, 25 июнь 2011 ел
Шулай итеп, ике көн дәвам иткән "шимбә өмәсе"ндә Дмитрий Медведев берьюлы 100 меңнәрчә кеше белән очрашты, дәүләтара эшләргә дә кул салды. Һәркайда үзен яшьләрчә, алдынгы фикерле итеп күрсәтергә тырышты.

Хәзер Русиядә яңа президент сайлау кампаниясе башланырга тора. Казан сәфәре дә нәкъ шушы хәлләргә бәйле дигән хис калдырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG