Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:11

Дума Русиягә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе карарларын үтәмәскә рөхсәт биргән канун өлгесен тикшерә.

Июньдә Федерация Шурасы рәисе вазифаларын башкаручы Александр Торшин Думага “Русиянең кайбер кануннарына үзгәрешләр кертү турында” канун өлгесен тәкъдим итте. Әлеге канун белән Русия үзенең конституция мәхкәмәсенә Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенең кайбер карарларын гамәлдән чыгарырга ирек бирәчәк.

Танылган хокук яклаучылар, мондый канун кабул ителсә, Русия Европа Шурасыннан куылачак, ди.

“Бу зур халыкара җәнҗал булырга тора. Дөрес, проект канун итеп кабул ителсә, Русия кеше хокуклары турындагы Европа Конвенциясен имзалаганда биргән вәгъдәләреннән баш тарта, дигән сүз”, диде Human Rights Watch оешмасының Мәскәү бүлеге башлыгы Анна Севортян.

Марков: Русия үзен сакларга тели
Бердәм Русия депутаты Сергей Марков исә, Европа мәхкәмәсенең соңгы арада Русиягә карата кабул ителгән “сәяси” карарлары артты, дип саный.

“Русия үзен Европа мәхкәмәсеннән түгел, ә мәхкәмәнең аңа каршы чыгарган “сәяси” карарларыннан сакларга тиеш”, диде Марков.

Хәрби Маркин баласы эше сәяси төсмер алды

Думага мондый канун хәрби Маркинның эшеннән соң тәкъдим ителде. Хатыныннан аерылып яшь бала белән үзе генә калган әти кеше баланы карау өчен өч ел декрет ялы сораган иде. Русиядәге барлык мәхкәмәләр аның бу мөрәҗәгатен кире каккач, Маркин Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә барып җитте. Страсбург Русия мәхкәмәләре карарларын “нигезсез” дип тапты.

Хокук яклаучылар бу гади генә “әти” эшенең сәяси кайтавазы күпкә зуррак, дип саный.

“Мәхкәмәнең Михаил Ходорковский эше турындагы карары көтелә. Аның зур финанс чыгымнарга китерү ихтималы бар. Димәк ки, Русия бу карарларны үтәмәс өчен үзенә күрә бер кануни юл булдырырга тели”, ди “Мемориал” кеше хокуклары үзәге башлыгы Олег Орлов.

Кеше хокуклары конвенциясенең төп нигезләре

Икенче дөнья сугышы җимерекләреннән арынмаган Европа иң беренче эше итеп кеше хокуклары конвенциясен булдырды. Килешү кеше хокукларының гомум декларациясе итеп 1948 елның 10 декабрендә кабул ителде.

Озак еллар “тимер пәрдә” артында булган илләр Советлар Берлеге таркалгач килешүгә кушылырга теләде.

Көнбатыш белән якынаерга теләгән Русия дә кеше хокуклары турындагы Европа Конвенциясен 1996 елда имзалады.

Шул вакыттан бирле Страсбург мәхкәмәсенә Русия ватандашларыннан мөрәҗәгатьләр агылды.

“Торшин планы” аптырашта калдырды

Европаның кайбер мәгълүмат чаралары “Торшин планына” инде үз реакцияләрен дә белдерде.

“Русия Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенең карарларын санга сукмаска тели. Моның өчен аның Европа Шурасындагы тавышын югалтуы яки аннан куылуы мөмкин”, дип яза Берлинда чыгучы Tagesspiegel.

Яңа канун кабул ителсә, Русия мәхкәмәнең кайсы карарларын үтәргә - кайсыларын үтәмәскә - үзе хәл итәчәк. Бу исә Русия имзалаган конвенцияне бозу булып тора. Европа Шурасыннан читләшү Русиянең халыкара имиджына начар йогынты ясаячак.

28 июнь көнне Дәүләт Думасы канун өлгесен беренче тапкыр тавышка куя. Дума үз эшен 6 июльдә тәмамлап ялга таралышканчы проект канун булып кабул ителер, дип көтелә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG