Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:40

Югары мәхкәмә террорга чыкыруны террор гамәленә тиңләде


Русиянең Югары мәхкәмәсе террорга чакыруны террор җинаятьләренә тиңләде.

Бүген бу хакта Югары мәхкәмә пленумында тавыш бирү юлы белән карар кабул ителде, террорга чакыру өчен җәза кырыслатылды.

Пленум әгъзаләре милләтара нәфрәт тудыруда гаепләнгәннәрне әлеге җинаятькә ачыктан-ачык яки интернетта чакыру булса гына җәзага тартырга чакырды.

Русиянең эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, узган ел илдә экстремистик һәм милләтчел нигездә 650ләп җинаять кылынган. Агымдагы елның беренче биш аенда мондый җинаятьләрнең саны 280гә җиткән.

XS
SM
MD
LG