Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Беларуска электр җибәрүне туктата


Русия Беларусның элекке энергия өчен бурычлары түләнмәве сәбәпле бүген төндә электр энергиясен җибәрүне туктата, диде “Интер РАО ЕЭС” ширкәте вәкиле.

Июнь башында Беларусның Мәскәүгә бурычы 1.5 миллиард сум иде. 9 июнь Русия энергияне кыскартты, Беларус бурычны кыска вакыт эчендә түлиячәген белдерде. Әмма бүгенгә кадәр бу акча “Интер РАО ЕЭС” хисабына килмәгән. Ширкәт вәкилләре Беларусны электр энергиясе белән тәэмин итү тулысынча туктатылачак, дип белдерде.

“Белэнерго” ширкәте исә бурычны түләр өчен акча бар, әмма Беларустагы валюта кризисы аркасында беларус акчасын чит ил акчасына алыштырып булмый, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG