Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:23

Либия хөкүмәте Каддафине кулга алудан баш тартты


Либия хөкүмәте Һаагтагы халыкара мәхкәмәнең Мөәммәр Каддафи һәм аның тирәсендәге кешеләрне кулга алырга кушуын кире какты.

Бүген мәхкәмәнең баш прокуроры Луис Морено-Окампо, хөкүмәткә Каддафине кулга алу һәм Либия кризисын чишәргә ярдәм итүне сорап мөрәҗәгать итте.

Либиядә хәрби чарада катнашкан НАТО көчләренең Каддафине кулга алу хокукы юк, диде Морено-Окампо.

Кичә прокурор Морено-Окампо, тикшерү барышында Каддафи, аның ул Сәйфелислам һәм Либия күзләү хезмәте башлыгы Абдулла әс-Сенуссинең кешечелеккә каршы җинаять кылуына җитәрлек дәлилләр табылды, дип аларны кулга алырга рөхсәт бирде.

АКШ һәм Европа Берлеге илләре бу карарны хуплады.

Февраль аеннан бирле Либиядә барган протест чараларында катнашучыларга каршы хөкүмәт көч кулланды.

XS
SM
MD
LG