Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай Европага бурычларын түләргә ярдәм итәргә әзер


Пекин Европаның финанс авырлыклар кичеркән кайбер илләренә бурычлардан чыгарга ярдәм итәргә әзер, диде Германиягә сәфәре вакытында Кытай премьер-министры Вэнь Цзябао.

Германия канцлеры Ангела Меркель белән очрашудан соң Кытай премьеры журналистлар алдында, Кытай Европаның бердәм акчасының тотрыклы булуын тели, диде.

Кытай белән Германия арасында 15 миллиард доллардлык килешүләр имзаланган.

Германиягә кадәр Вэнь Цзябао Британиядә булды.
XS
SM
MD
LG