Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:18

Спас районының тарихи-мәдәни тыюлыгында беренче тарихи “Бөек Болгар” фестивале узды. Биредә республиканың төрле төбәкләреннән килгән балалар һәм яшүсмерләр катнашты.


“Бөек болгар” тарихи фестивале беренче тапкыр уздырыла. Аның төп оештыручысы – Казандагы Лобачевский исемендәге лицейның директоры Татьяна Беспалова.

Узган елны ул РИТЭК ширкәте оештырган “Социаль проект” бәйгесендә “Бөек Болгар” фестивале проекты белән катнашып, грант ота. Быел шул проект чынга ашып, Болгарда ике көн буена “Бөек Болгар” тарихи фестивале дәвам итте.

Бирегә республиканың төрле төбәкләреннән унҗиде яшькә кадәрле балалар һәм яшүсмерләр җыелган иде. Беренче көнне ачу тантанасыннан соң алар төрле номинацияләрдә чыгышлар тәкъдим итте.

Фестивальне оештырырга Бөтендөнья төрки-татар “Сөембикә варислары” фестиваленең оештыручысы, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина һәм аның гаиләсе дә ярдәм итте.

Әлмәттән "Чәк-чәк" ансамбле кызлары
Фестивальдә шулай ук “Сөембикә варислары”ның лауреатлары һәм җиңүчеләре дә катнашты. Без ике фестивальне бергә куштык, ди Гөлзадә Сафиуллина:

"Бөек Болгар" дип аталган фестиваль бу. Монда Сөембикә варислары да катнашты. Без бергәләшеп, моны үткәрдек. Ә төп оештыручылары – менә шушы Лобачевский исемендәге лицей, башлап җибәрүчесе – Татьяна Беспалова.

Без инде беренче тапкыр Болгарда шушындый фестиваль матур узсын өчен, оештыру эшләрендә һәм жюридә катнашып, ярдәм итү теләге белән монда җыелдык.

Чөнки бу беренче фестиваль. Аларга әле авыр: бөтен җайларын әле белмиләр. Ә без инде “Сөембикә варислары”н үткәреп чарланган.

Без инде бөтен нечкәлекләрен беләбез, шуңа күрә бергәләшеп, тупланып үткәрдек, Аллага шөкер. Бер-беребезне аңлап, ярышып-узышып түгел".

Чыгышларны жюри әгъзалары: Гөлзадә Сафиуллина, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Филүсә Арсланова, традицион сәнгать буенча методист Лилия Ягъфарова, фольклорист Геннадий Макаров, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты доценты Илсөяр Шиһапова, Абдулла Алиш исемендәге балалар иҗаты үзәгенең милли һәм милләтара балалар инициативасы бүлеге җитәкчесе Равилә Закирова бәяләде.

Болгар сугышчыларының сугышу осталыгы остаханәсе
Жюри рәисе булган Гөлзадә Сафиуллина, талантлы балалар күп булды, ди:

“Бик матур коллективлар булды, бигрәк тә бию ансамбльләре. Әлмәттән килгән “Чәк-чәк” бию ансамбле бик ошады, аннары монда Болгарның үзенеке дә.

Җитешсезлекләре бар инде. Әле алар бит яңа оешкан, бик күптәнге коллективлар түгел. Җырчылар арасыннан безгә Гөлназ ошады Гарифҗанова. Ул Кукмарадан. Ул “Сөембикә варислары”нда да лауреат булган иде. Аның тавышы моңлы, ул шул юнәлештә хәрәкәт итә. Мин лауреат булдым да, бетте шуның белән туктадым түгел.

“Нәфис сүз” номинациясендә кечкенә генә балалар шундый матур итеп, Тукай әсәрләрен, классик әсәрләрне, башка үзебезнең язучыларның әсәрләрен сөйләде.

Һәм сөендергәне шул: кечкенә генә кызлар үз програмнары итеп, җитди програмнар сайлаганнар.

Безнең максат татарның рухын кайтару иде. Тамырдан рухын күтәрү. Күпмедер дәрәҗәдә булды ул. Бөтенләй булдырмадык дип әйтә алмыйм, Аллага шөкер".

Кич белән исә Гала-концертта җиңүчеләр игълан ителде. “Нәфис сүз” номинациясендә беренче урынны Буадан Исмәгыйлев Илнур яулады.

“Инструменталь жанр”да – Биектаудан “Шаян кыллар” ансамбле, “Вокаль ансамбль” номинациясендә – Казаннан “Оберег” төркеме, “Хореография”дә – Әлмәттән килгән “Чәк-чәк” ансамбле, ә “Вокал соло” номинациясендә Кукмарадан Гөлназ Гарифҗанова җиңде.

Тиредән әйберләр ясау остаханәсе
Беренче көнне балалар өчен шулай ук курчаклар ясау, иске чүлмәк ватыкларына рәсем төшерү, чигү, бәйләү, Болгар чоры сугыш-орышы остаханәләре дә үткәрелде.

Бу чаралар балаларга үз сәләтләрен ачарга ярдәм итә, ди Гөлзадә Сафиуллина. Фестивальнең иң зур максаты – үз-үзеңне табуда, ди ул.

“Фестивальнең максаты – талантларны барлау, аларны селкеп күрсәтү түгел. Балаларны сәнгатькә тарту. Балаларның рухын күтәрү. Балаларга үзләренең кем икәнен аңларга, үзләрен табарга ярдәм итү.

Иң сәләтле балаларны барлап, бәйге үткәреп, аларны елату, бер-берсенә каршы кую түгел. Монда безне дуслаштыру, берләштерү максат итеп куелды. Һәм бу барып чыкты дип уйлыйм”.

Геннадий Макаров исә, фестивальнең үзенчәлеге – аның нәкъ тарихи булуында, ди.

“Бу беренче тарихи фестиваль. Моңа кадәр без фольклор фестивале, яисә бард-җырчылар фестивальләрен күрдек. Ә моның үзенчәлеге шул булды – бу тарихи балалар фестивале.

Бөтен дөньяда бүгенге көндә архитектура һәйкәлләре яңартыла. Гомумән, һәйкәлләр яңартыла. Безнең сәнгатебезнең дә тарихи һәйкәлләре яңартыла башлады. Чөнки без тамырларга кайтыр өчен, тарихи сәнгать һәйкәлләрен дә кайтарырга тиешбез, бу өлкәдә әле безнең эшлисе эшләребез күп.

Фестивальдән күренеш
Менә шундый махсус тарихи фестивальнең булуы минем күңелемә бик хуш килде. Сәхнәгә чыгып, кылычлар белән, борынгы киемнәр киеп, чукмарлар тагып, шулар белән бер күренеш ясады Болгар, Алтын Урда чоры сугышчылары. Менә без хәзер шул чор белән бәйле музыка һәйкәлләребезне дә кайтарсак, ул бик әйбәт булыр иде”.

Катнашучылар ике көн буена чатырлар шәһәрчегендә яшәде. Икенче көнне алар өчен биредә Сабан туе, интеллектуаль уеннар да оештырылды.

“Бөек Болгар” фестивалендә катнашучыларны һәм кунакларны тарихи ядкарьләр, әле төзелеп килүче Икмәк музее һәм башка корылмалар белән таныштырдылар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG