Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 00:30

Киевта элекке премьер-министр Тимошенко мәхкәмә алдына басты


Киев мәхкәмәсендә Украинаның элекке премьер-министры Юлия Тимошенко эше турында тыңлаулар башланды. Тимошенко вәкәләтләренән арттыруда гаепләнә.

Тикшерү барышында, Тимошенко 2009 елда Русия белән Украинага зыянга булган газ килешүләре имзалаган, дигән нәтиҗә ясалган. Зыян 200 миллион доллар, дип исәпләнгән.

Тимошенко үзе бу хөкем эшен “сәяси көндәшкә каршы чара” дип бәяли.

Мәхкәмә тирәсенә өстәмә иминлек көчләре китерелгән.

XS
SM
MD
LG