Accessibility links

Кайнар хәбәр

Афинда бәрелешләр булды


Греция башкласы Афинда бүген урам җыенында катнашучылар белән полиция арасында бәрелешләр булды. Полиция пикетчыларга каршы күз яше чыгаручы газ кулланды.

Бүген Греция парламенты бюджетны кыскарту планын тикшерә. Урам җыенын уздыручылар парламентның бу планны кабул итүенә каршылык белдереп бинаны камауга алган.

Депутатлар чыгымнарны 28 миллиард еврога киметү һәм салымнарны арттыру турындагы канун өлгесен бүген беренче укылышта тикшерә. Бу планны кабул итүне Европа Берлеге һәм Халыкара валюта фонды таләп итә. План кабул ителгән очракта Грециягә 12 миллиард евролык кредит биреләчәк.

Кичәдән бирле Грециядә 48 сәгатькә эш ташлау чарасы игълан ителгән.

Кичә Афинда бәрелешләрдә берничә дистә кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG