Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кабулда Intercontinental кунакханәсенә һөҗүмдә 13 кеше һәлак булды


Узган төндә Әфганстан башкаласы Кабулда Intercontinental кунакханәсенә һөҗүмдә һәлак булганнарның саны 13кә җитте. Үлүчеләр арасында полициянең ике хезмәткәре һәм Испания ватандашы бар. 18 кеше яраланган.

Әфганстан эчке эшләр министрлыгы хәбәрләренә караганда, кичке сәгатьләрдә кунакханәгә 9 сугышчы һөҗүм иткән, алар арасында интихарчылар да булган.

Сугышчылар кергән бинаны халыкара көчләр боралаклары утка тоткан. Һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә Талибан алды.

Кабулда бүген Әфганстанда иминлек контролен әфган көчләренә тапшыруга багышланган җыен үтәргә тиеш иде.
XS
SM
MD
LG