Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев: икътисадны заманчалаштырырга, төбәкләрне мактарга


Дмитрий Медведев (у) һәм Рөстәм Миңнеханов Казан Сабан туенда
Дмитрий Медведев (у) һәм Рөстәм Миңнеханов Казан Сабан туенда
Русия президенты Дмитрий Медведев бүген 2012-2014 елларга бюджет турындагы юлламасы белән чыгыш ясады. Эшчәнлекне ул “12 маддә нигезендә алып бару кирәклеге” турында белдерде.

Русиянең төп юнәлеше – илне заманчалаштыру, диде Медведев.

“Бюджет сәясәтенең төп юнәлеше – икътисадны заманчалаштыру, икътисадны көндәшлеккә һәм үсешкә сәләтле дәрәҗәгә кадәр үстерү”, диде президент.

Медведев шулай ук яңа технологияләр үсешенә кагылган салымнарны камилләштерергә, үсеш шартларын катлауландырмаска чакырды.

2012 елда пенсияләр уртача 11% артачак. Хөкүмәт 1 сентябрьгә кадәр мәктәпкәчә һәм гомүм белем бирү мәктәпләрендә медицина хезмәткәрләренең эш хакларын 50% арттыру юлларын табачак.

Төбәкләр сәясәтенә килгәндә, президент төбәкләргә елына 10 миллиард сумнан да ким булмаган дотацияләр булдырырга тәкъдим итте. Әлеге ташлама төбәкләргә салымнарның бер өлешен үзләренә калдыру мөмкинлеген бирәчәк, диде Медведев.

Эшкуарлык һәм инвестицияләр җәлеп итүдә иң яхшы уңышларга ирешкән төбәкләрне тагын өстәмә хуплау чараларын табу кирәк, диде президент.
XS
SM
MD
LG