Accessibility links

Кайнар хәбәр

Халыкка Мироновның сәяси чыгышы таратыла


Мироновның видеодисклары
Мироновның видеодисклары

"Гадел Русия" партиясенең Казан бүлеге башлыгы Сергей Мироновның чыгышы яздырылган лазер тәлинкәләр таратыла башлады. Аны һәр теләгән кешегә бирәләр. 11 минутлык видеода Мироновның быел 18 майда Петербурда ясаган чыгышы тәкъдим ителә. Ул анда хакимият фиркасенә тәнкыйть сүзләрен яудыра.


Русия Дәүләт Думасына сайлаулар якынайган саен, сәяси фиркаләр үзләрен халыкка таныту өчен төрле юлларга мөрәҗәгать итә.

Һәр партия сайлауга үзенчә хәзерләнә

Берәүләр "Халык фронты" исеме астында сайлауга хәзерләнсә, икенчеләр башка юлны сайлый. Дөрес кайсы партия ничек кенә тырышмасын, халык аларны үзенчә бәяли.

Әйтик, хәзер халык арасында хакимияттәге "Бердәм Русия" фиркасенә карата бер канәгатьсезлек хисе бар. Бигрәк тә милли мәгариф өлкәсендә бу партия эшләнергә тиешле эшләрне эшләмәде дип, казанлылар үз ризасызлыгын белдерә.

"Гадел Русия" сәяси партиясе хакимияттә булмаса да, соңгы вакытларда сәяси вазгыять үзәгеннән төшми. Бигрәк тә аның лидеры Сергей Мироновның Федерация шурасыннан “Бердәм Русия”леләр тарафыннан чакыртып алынуыннан соң, бу партия турында күпләр сөйләшә башлады.

Сергей Миронов фирканең V корылтаенда сайлау алды программасында халыкны якыннан кызыксындырган тармакларны күтәреп чыккан иде.

Мисал өчен, ул иң беренче чиратта социаль тигезсезсезлекне бетерү өстендә эшләячәкләрен әйтте. Бу социаль тигезсезлекне түбән эш хакы, салым түләүдә гадел булмаган системадан файдалану, торак секторындагы хуҗасызлык, кече һәм урта эшмәкәрлек өчен уңай мохит тудырмаудан күрә һәм болар өстендә эшләячәгенә ышандыра ул.

Миронов: “Бердәм Русия – бюрократлар берлеге”

Быел 18 майда Петербурда канун чыгару җыенында ясаган чыгышында ул илдәге сәяси мохитнең тотрыксыз булуында "Бердәм Русия" фиркасен гаепли. Ул аларны "бюрократлар профсоюзы" дип атый.

Ул видеочыгышында, "бүген сез миңа "Бердәм Русия" җитәкчелегенең боерыкларын үтәп, Федерация шурасы әгъзасы булуны тыясыз, ә иртәгә инде укытучыларга "Бердәм Русия" партиясе билеты булмый торып, укытырга рөхсәт итмәячәксез. Ә берсекөнгә шундый хәл белән машина йөртүчеләр яисә табиблар очрашырга мөмкин", дип тә кисәтә.

"Илдә социаль җепләр өзелгән вазгыятьтә", дип тә өсти, "зур түрәләрнең балалары җылы урыннарны били бара. Һәм сез, ягъни "Бердәм Русия"леләр шулай булырга тиеш дип уйлыйсыз" дип, хакимият фиркасен тәнкыйтьли.

“Русиянең сәяси системасында үзгәрешләр һичшиксез булачак”

"Әмма мин бу хәлнең озак дәвам итмәячәгенә ышанам. Озакламый илебезгә, заманча сәяси системабызга мотлак үзгәрешләр киләчәк. Чөнки ил дә, бу илнең кешеләре дә әлеге үзгәрешләрне күптән көтә инде. Кешеләр алга таба болай яшәргә теләмәячәк.

Гражданнар, без нинди илдә яшибез, нинди илне төзибез, үз балаларыбызга һәм оныкларыбызга нинди илне калдырырбыз, дигән гап-гади сорауларга җавап алырга тели. Әгәр моңа җавап юк икән, киләчәкне томанлы күрәм.

Ә алга таба сәяси фаҗигане булдырмый калуның бердәнбер юлы – канун һәм хакимият тарафыннан якланган реаль сәяси көндәшлекне тәэмин итү һәм реаль күппартиялелекне булдыру", ди Сергей Миронов халыкка таратылучы видеочыгышында.

5 мең дискның 3 меңе таратылган

"Гадел Русия" партиясенең Казан бүлеге хезмәткәре Альбина Борханова сүзләренчә, хәзерге вакытта үзләрендә булган 5 мең лазер тәлинкәнең 3 меңе таратылган инде.

Альбина Борханова
"Безнең Татарстанда 32 җирле бүлекчәбез бар. Аларның әгъзаларына карап дискларны таратып чыктык. Бездән дискларны гади халык та бик теләп килеп ала. Алар арасында укытучылар да, завод эшчеләре дә, пенсиядәгеләр дә бар. Безнең партиянең идеясен халык бик хуплый. Алар бездән илгә үзгәрешләр алып килүне көтә", ди Борханова.

“Эхо Москвы” радиосының баш редакторы Венедиктов та бит “Русиядә соңгы 10 елда ясалган иң яхшы чыгышны Миронов эшләде”, дип әйтте. Венедиктовның бу сүзләре дискның тышлыгына да язып куелды. Халык Мироновның бу чыгышын уңай кабул иткәнгә күрә, лазер тәлинкәгә дә зур кызыксыну күрсәтә, ди Альбина Борханова һәм казанлыларның гына түгел, башкаларның да бу дискны үзләреннән тәэмин итә алачакларын белдерә.
XS
SM
MD
LG