Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59

Халыкара валюта фондының яңа җитәкчесе итеп хокук белгече Кристин Лягард сайланды.

Халыкара валюта фонды идарәсенең 24 әгъзасы оешманың җитәкчесе итеп Франция финанс министры Кристин Лягардны сайлады.

Кристин Лягард фонд башлыгы урынында Доминик Стросс-Канны алмаштырачак. Стросс-Кан май аенда Нью-Йорк кунакханәсендә эшләгән бер яшь хатынны көчләүдә гаепләнеп кулга алынды һәм бу эшеннән читләштерелде.

“Мин чиксез горурланам, бу минем өчен зур дәрәҗә. Бөтен гомерем узган Францияне калдырып китүем генә моңсуландыра”, диде яңа җитәкче.

5 июльдән Лягард Вашингтонда эшенә керешә.

Бразилия, Русия, Һиндстан, Кытай һәм Көньяк Африка кебек илләр халыкара акчалар белән идарә итүче әлеге оешмада үз мәнфәгатьләрен алга сөрү өчен җитәкче урынына үз вәкилләрен тәкъдим итте.

Лягард, оешма финанс кризисы елларында да үзенең барлык 187 әгъза иленә яхшы хөзмәт күрсәтте, киләчәктә дә бу дәвам итәчәк, дип белдерде.

Кристин Лягардка 55 яшь, ул иреннән аерылган, ике малай үстергән. Халыкара валюта фонды җитәкчесе урынына оешма тарихында беренче тапкыр хатын-кыз билгеләнде. Беренче тапкыр акча бүлүче оешманың башлыгы икътисадчы түгел, ә хокук белгече булачак.

Ит ашамаган һәм исерткеч эчемлекләр эчмәгән бу ханым яшь чагында йөзүче булган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG