Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Башкортстан татарларының өч форумы узачак


Быел үтәчәк өч форум турында Башкортстан татарлары җәмәгатьчелек оешмалары берлеге утырышында белдерелде.


Утырышта берлек рәисе Рамил Бигнов шуларны ирештерде:

“Агымдагы елда узачак иң зур чара – Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары берлегенең гомум корылтае. Аны үткәрү турында хакимият белән сөйләшү узды. Корылтай октябрь айлары узачак.

Рамил Бигнов
Башкортстан татар конгрессының да корылтае узуга дүрт ел тула. Шул уңайдан да без ел ахырында җыелырга тиеш. Мин Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров белән ул хакта килештем. Ул бу чараны финанслау ихтималлыкларын да әйтте. Чөнки без бер елны берничә зур чара үткәрә алмыйбыз.

Ринат Закиров белән Башкортстанда элекке хакимият чорында мөнәсәбәтләр дә каршылыклы булып алган иде. Инде хакимият үзгәргәч, аралар яхшырды. Без кулга-кул тотынышып, аңлашып эшләргә килештек. Ул Башкортстан конгрессы башкарма комитетының булачак рәисе мәсьәләсендә дә безнең позицияне яклаячагын белдерде”.

Мәҗит Хуҗин
Башкортстан татарлары җәмәгатьчелек оешмалары берлеге рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин алда торган өченче чара белән таныштырды:

“Шулай ук низамнамә буенча без быел милли-мәдәни мохтарият корылтаен да уздырырга тиеш. Ул июль айлары узачак. Без аңа делегатлар сайлый башларга тиеш”.

Утырышта Русия дәүләт Думасына һәм республика парламентына депутатлыкка намзәтләр дә тикшерелде. Эш шунда, Халык фронты сайлауларда депутатлыкка урыннарның дүрттән берен нәкъ шушы җәмәгатьчелек оешмаларына бирергә ышандырган иде. Депутатлыкка намзәтләр күрсәтү шул уңайдан эшләнде. Русия дәүләт Думасына бер кеше – Рамил Бигновны тәкъдим итәргә карар ителде. Шулай ук җирле парламентка да берничә намзәт күрсәтелде. Ләкин аларның үтү-үтмәве икенче мәсьәлә.

“Русия патриотлары” фиркасе бүлекчәсе рәисе Заһир Хәкимов бу шикләнүләре уңаеннан Башкортстан президентының җәмәгатьчелек пулатына билгеләүләрне искә төшерде:

Заһир Хәкимов
“Мәгълүм булуынча, күптән түгел Башкортстан президентының җәмәгатьчелек пулатына яңа кешеләр сайланды. Аңа намзәтләр әзерләгәндә без татар оешмалары исеменнән профессор Рушан Галләмовны тәкъдим иткән идек. Безгә башта ышандырдылар, азак аны сызып ыргытканнар булып чыкты. Әле дә шул хәл килеп чыкмасын иде”.

Утырышта Рушан Галләмовның калуын тикшерү өчен махсус комиссия оештырдылар. Аның нәтиҗәләренә карап Башкортстан президенты Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать кабул ителәчәк.
XS
SM
MD
LG