Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан данын табиблар да арттыра


Акмал үзен саклап калган табиб Владимир Линьковка (с) чәчәкләр тапшыра
Акмал үзен саклап калган табиб Владимир Линьковка (с) чәчәкләр тапшыра

Татарстан табиблары арасында уза торган “Ак чәчәкләр” бәйгесенең “Уникаль очрак” номинациясендә җиңүче дип Казандагы балалар республика клиник хастаханәсенең бер төркем табибы табылды. Казаныш чыннан да уникаль: алар янгыннан 80% тән пешү җәрәхәте алган 10 яшьлек Акмалны кире тормышка кайтарган.

Республикада танылган бәйге исеме язучы Габдрахман Әпсәләмовның табиблар турындагы “Ак чәчәкләр” әсәреннән алынган. Быел ул инде дүртенче тапкыр үткәрелде.

Табиблар алты номинациядә бәяләнде. Алар арасында “Елның медицина хезмәткәре”, “Сәламәтлекне саклау легендасы”, “Ел табибы”, “Уникаль очрак” дигәннәре бар иде.

“Сәламәтлекне саклау легендасы”ннан кала, калган барлык номинацияләрдә дә өчәр кандидат тәкъдим ителгән. Җиңүчеләрне исә Татарстан республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы каршындагы иҗтимагый шура ачык тавыш бирү юлы белән сайлаган.

Җиңүчеләрне сайлауда министрлыкның рәсми сайтында бирелгән тавышлар да мөһим роль уйнаган. Сайтта махсус интернет-тавыш бирү чарасы уздырылган.

“Уникаль очрак” номинациясендә җиңүгә лаеклы табиблар күп булса да, нәтиҗәдә беренчелекне республика балалар клиник хастаханәсенең бер төркем табибы: Владимир Линьков, Яхья Мостафин, Игорь Закиров, Маргарита Чебышева ала.

Алар Биектау районы Ямашурма авылыннан булган Акмал исемле малайның гомерен коткару, аны яңадан тормышка кайтару өчен зур эш башкара. Малайның 80% тәне пешү җәрәхәте алганга, аңа тугыз операция ясала, дәвалау курслары үткәрелә.

Акмал шушы җәрәхәтләрен 2010 елның 2 сентябрендә өйләрендә чыккан янгын нәтиҗәсендә ала. Өйдә ике бала белән Акмалның әнисе – Җәмилә Ибраһимова була.

Янгын чыгуын сизеп, Җәмилә ханым ике бала белән урамга чыгып йөгерә. Капка төбендә егылып калу сәбәпле, Акмал бик күп пешү җәрәхәтләре ала.

Акмалны һәм аның сеңлесен республиканың балалар клиник хастаханәсенә салалар, малай – реанимациягә, кыз – пешү җәрәхәтләре бүлегенә, Җәмилә ханым республиканың клиник хастаханәсенә озатыла.

Тән күчерү операцияләрен Акмалга табиб Владимир Линьков ясый. Казан медицина институтын әле 1993 елда ук тәмамлаган Линьков, мондый авыр очраклар бик сирәк була, ди:

“50%лы пешүләр булды тәҗрибәмдә, әмма 80%лы юк иде. Бу бик сирәк очрак. Аңа берничә тапкыр тән күчерү операциясе ясалды. Тын юлларына трахеостома – сулышны җиңеләйтүче махсус җиһаз куелды. Акмалны дәвалауда республика балалар клиник хастаханәсенең бик күп табиблары катнашты”.

Акмал март аенда ясалган тугызынчы операциядән соң Владимир Линьковка багышлап, рәхмәт сүзләре белән шигырь яза. Аны ул “Ак чәчәкләр” бәйгесенең бүләкләү тантанасында, сәхнәгә чыгып укый.

Җиңүче төркемгә, Линьков әйтүенчә, иң теләгән бүләк – чит илдә тәҗрибә алу мөмкинлеген биргән грантлар тапшырыла. Җиңүчеләрнең чит илдә укып кайтуы янгында зыян күргән балаларны сыйфатлырак дәваларга ярдәм итәчәк, ди Линьков.

Җәмилә ханым дәвалаучы табибларга, кан биргән донорларга зур рәхмәтен белдерә: "Табиблар безнең белән бергә кайгырды һәм бергә шатланды, хәлләребезне сорамыйча эшләрен башламый иде", дип сөйләде ул.

Акмалга әле тагын ике операция ясалачак. Хастаханәдән чыгарылса да, ул даими рәвештә дәвалау курслары алырга тиеш була.

Быел Акмал дүртенче сыйныфны тәмамлаган, дәресләрен ул әлегә өйдә укыган. Бүгенге көндә гаилә фатир алып тора, даими яшәү урыны проблемын чишә алмаган.

"Бөтен өебез янды, тугыз баш хайваныбыз янды – бернәрсә калмады. Ничек йоклаган булсак, шулай өйдән чыгып киттек. Менә без хәзер фатирга түләп торабыз", ди Җәмилә Ибраһимова.

Хөкүмәттән аларга 30 мең сумнан кала башка ярдәм күрсәтелмәгән. Балаларны ашатырга да, фатирга түләргә дә күп кирәк. Ипотекага документларны тапшырганнар, әмма әлеге эшнең ахыры билгесез икән.

Авыру аркасында күп җәфалар чиккән һәм торыр урыны булмаган гаилә хөкүмәттән ярдәм өмет итә.
XS
SM
MD
LG