Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:49

Омски өлкәсенең кайбер татар авылларында милли бәйрәмнәр: Сабантуйлар, авыл юбилейлары, хәтер көннәре һәм башкалар соңгы елларда ешрак оештырыла башлады. Күптән түгел Большеречье районының Үләнкүл авыл хакимияте карамагында булган Каракүл авылы үзенең 350 еллыгын билгеләде.


Бәйрәм иртәсендә халык башта зират янына җыелды, дога белән мәрхүм булган авылдашларын искә алды. Каракүлдә мулла вазифасын үтәүче Сәлим хәзрәт Мөхәммәдиев һәм Чарналы авылы мулласы Ратиф хәзрәт Шихов Коръән аятьләре укыдылар, мәрхүмнәр рухына дога кылдылар.

Аннары авыл хакимияте башлыгы Ләйлә ханым Мөхәммәтшина сүз алды: “Озак еллар киртәсез торган Каракүл зиратының ниһаять быел рәшәткәләнүе – яхшы күренеш, күңелне сөендерә, җанга тынычлык бирә”, диде. Бу эштә катнашкан кешеләргә рәхмәт әйтте. Авыл башлыгы Азат Кучуков та халыкка рәхмәтле булуын белдерде.
Мәрхүмнәр рухына дога кылу



Башка чыгыш ясаучылар да бу чараның әһәмияте зур булуын ассызыкладылар, киләчәктә дә, кулларыннан килгәнчә, ярдәм күрсәтеп торырга вәгъдә бирделәр.

Ватан сугышында һәлак булганнар искә алынды

Дога кылу тәмамланганнан соң, халык мәктәп янындагы Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәл янына җыелды. Анда сугыш башлануның 70 еллыгына багышланган митинг узды.
Сугыш корбаннары искә алынды

Укучы балалар сугыш турында шигырьләр укыды, укытучы Дамирә Кучукова: “Сугыш афәте беркайчан да кабатланмасын иде,” диде, аннары сугыш кырларында ятып калган авылдашларының исемнәрен берәм-берәм әйтеп чыкты. Һәлак булганнарның балалары, туганнары һәйкәл янына чәчәкләр салдылар.

Авылның 350 еллык бәйрәме

Искә алу чаралары тәмамланганнан соң, мәктәп янындагы мәйданчыкта авылның 350 еллыгына багышланган бәйрәм башланды. Башта сәхнәгә рәсмиләр чакырылды. Район хакимияте башлыгы урынбасары Любовь Мелихова халыкны бәйрәм белән тәбрикләде һәм авылның хезмәт алдынгыларына район башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.

Башка рәсмиләр дә чыгышларында халыкны бәйрәм белән тәбрикләделәр, авылның таркалмавын, сакланып калуын теләделәр.
Бәйрәм тамашасы

Рәсми тәбрикләүләр җыр-биюләр белән үрелеп барды. Берсен-берсе алыштырып авыл һәм район үзешчәннәре, килгән кунаклар чыгыш ясады.

Сәхнәгә авыллар тарихын өйрәнүче, Үләнкүл мәктәбе музее җитәкчесе Зәлифә Рахмангулова күтәрелде. Ул узган гасыр башында бер төркем татарларның Каракүлдән һәм якын тирә авыллардан Төркиягә күчеп китүләре һәм анда милли гореф-гадәтләрне, борынгы җырларны яхшы саклаулары турында сөйләде. Төркиядән әйләнеп кайткан бер җырны “Наза” ансамбле сәнгатькәрләре җырлап күрсәтте.

Авыл халкын тәбрикләү

Кичәне матур итеп, шигъри юллар белән бизәп, Үләнкүл китапханәсе мөдире Тәнзилә Нәүрүзова алып барды. Беренчеләрдән булып сәхнәгә ул авылның өлкәннәрен чакырды. Аларны Үләнкүл акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Наилә Кармушакова тәбрикләде, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Аннары күп бала үстергән аналар хөрмәтләнде. Тәбрикләнүчеләр сәхнә алдына куелган урындыкларга утырып, үз хөрмәтләренә башкарылган җырлар тыңладылар. Аналарга багышланган җырны Омски кунагы Фагилә Чумарова башкарды.
Бәйрәмдә




Аннары сәхнәгә агымдагы елда алтын туйларын билгеләүче парлар – Кучуковлар, Античановлар, Иноятовлар чакырылды.

Кичә барышында тәбрикләүләр күп булды Бер-бер артлы сәхнә янына сугыш ятимнәре, тыл һәм хезмәт ветераннары, күптән түгел генә юбилейларын билгеләгән каракүллеләр, төрле сәбәпләр аркасында авылдан киткән, әмма хезмәтләре белән башка җирләрдә дә дан казанган кешеләр һәм башкалар чакырылды. Йортларының чисталыгы, пөхтәлеге белән авылны бизәп торучы хуҗалар да игътибарсыз калмады.
Балаларга да бәйрәм


Сабантуй булмаса да, авыл бәйрәмендә ат чабышы да оештырылган иде. Авыл кырыендагы аланлыкта Каракүл һәм күрше авыл җайдаклары ярышты. Җиңүчеләрне Үләнкүл акционерлык җәмгыяте җитәкчелеге бүләкләде.

Авылның 350 еллыгы халык өчен чын мәгънәсендә зур бәйрәм булды. Бер генә урамы, 50ләп кенә йорты булган Каракүл авылында бу көнне 2 меңгә якын кеше җыелгандыр. Барсы да бәйрәмнән канәгать, оештыручыларга рәхмәтле иделәр.
Шәхси күргәзмә


Омскидан килгән Римма Баратова: “Минем өчен бу көн онытылмаслык булды”, диде.

Менә шундый матур уйлар, шатлыклы тойгылары тудырды авыл бәйрәме кешеләр күңелендә. Барсы да бу чараның кирәкле булуына басым ясады, алдагы елларда да мондый бәйрәмнәр оештырылса иде, диделәр.
Каракүл авылы

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG