Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:47

Әфганстанда азат ителгән Франция журналистлары өйләренә кайтты


Эрве Гескьер һәм Стефан Тапонье

Эрве Гескьер һәм Стефан Тапонье

Әфганстанда тоткыннан азат ителгән ике журналистны бүген Парижның хәрби һава аланында гаиләләре һәм Франция президенты Николя Саркози каршы алды.

Франция телевидениясенең France 3 каналы хезмәткләрләре Эрве Гескьер һәм Стефан Тапонье тоткында 18 ай булган.

Журналистлар 2009 елның 30 декабрендә Кабулдан көнчыгышка таба урнашкан 800 чакрымдагы Каписа вилаятендә урланган иде. Талибан аларны урлап тоткында тотканын белдерде. Алар белән бергә тәрҗемәче Реза Дин дә урланган булган, ул да азат ителде.

XS
SM
MD
LG