Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Русиядә дәүләт хезмәткәрләренә сүз иреген бирде


Русиядә дәүләт хезмәткәрләре иҗтимагый әһәмияткә ия булган мәсьәләләр турында үз фикерләрен белдерергә хокуклы. Бу хакта бүген Конституция мәхкәмәсе карар кабул итте.

Шулай ук дәүләт яки дәүләт хезмәткәрләренең зыян китерә алган эшчәнлеге турында халыкка хәбәр итү канунлы, дип табылды.

Конституция мәхкәмәсенә үз җитәкчеләрен тәнкыйтьләгәннән соң эштән куылган ике кеше мөрәҗәгать иткән булган. Мәхкәмә аларны аклаган.
XS
SM
MD
LG