Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:47

“Безнең гәҗит”нең “Мөхәррир сүзе” сәхифәсендә Илфат Фәйзрахмановның “АКШны уздык – без “алдынгы” мәкаләсе урын алган. Автор Русиядәге бензин, азык-төлек бәяләренең башка илләр белән чагыштырганда шактый югары, ә хезмәт хакының бик түбән булуын яза.


“Әле тагын бер яңалык белән куандырдылар. АКШны узабыз бит, җәмәгать. Бензин бәяләре буенча күптән «алдынгы» дигәннәр иде инде безне. Менә хәзер азык-төлек бәяләре белән дә без алда… Бәяләр шәп, ә менә хезмәт хакы... Юк, монысы белән артта сөйрәләбез. Ярый әле, байларыбыз күп. Теге чакта cовет режимын җимерәбез дигән лозунг артына яшеренеп, ил байлыгын үз кесәсенә шудырган олигархларыбыз хәтсез ич безнең. Менә шулар хисабына илебездә уртача тормыш дәрәҗәсе, урыс әйтмешли, «ничава» күренә. «Росстат» әйбәт хисап бирә алсын, уртача хезмәт хакы зур булып күренсен өчен, кирәк алар.

...Шөкер, халык әлегә ач түгел, анысы. Әмма соңгы чиккә җитәбез бугай. «Ашау өчен генә эшлибез», – дигән сүзләрне бик еш ишетергә туры килә. Бәяләр тагын бераз күтәрелсә, халык кибетләргә сәфәрен сирәгәйтер. Әле бит фатир түләүләре дә туктаусыз арта… Ач кешенең – ачуы яман. Революцияләр шуннан башлана. Кремль эшлекле, аек акыллы чаралар күрмәсә, алдагы берничә ел эчендә Русия СССР кебек таркалачак, диючеләрнең фаразы чынга ашарга мөмкин.

Әнә бит инде ашамлыкларга бәяләр буенча АКШ, Кытай, Португалия кебек илләрне узып киткәнбез. Италия белән Бразилиядә сатып алучы кибетләрендә бездәге кадәр акчасын калдыра икән. Ә уртача хезмәт хакы бу илләрдә безнекеннән күпкә югары. Әйтик, АКШта уртача хезмәт хакы безнең акча белән – 99 мең сум. Безнең илдә ул – 22 мең дип күрсәтелә. Чынлыкта, күпкә түбән. 100әр мең оклад, зур премияләр алып утыручы түрәләр, олигархлар акчасын барыбызга да тигезләгәч, шулай әйбәт чыга”, дип яза мәкалә авторы.

“Тынычлык яратылышы” тынычлыкны аңлатамы?

Газетның даими авторы Сәйдулла Кутушев “Тынычлык яратылышы” тынычлыкны аңлатамы?” дигән мәкаләсендә фестивальдә татар җырына аз урын бирелүенә басым ясый.

“Ярты көн дәвам иткән фестивальдә бик аз вакытка гына татар җыры да ишетелеп ала. 2008 елда – Зөлфия Камалова, Әнвәр Измайлов, 2009 елда – Мубай, 2010 елда «AZAT» төркеме татарча җырлады. Ә быел «Baxtle» төркеме чыгыш ясады. Тамашачылар үзенчәлекле жанрда башкарылган «Әнисә», «Җомга», «Җырлыйк әле!» җырларын тыңлады. Шуның белән татарчалык бетте. Казанга килгән Русия президенты Медведевның фестиваль сәхнәсенә күтәрелгәч әйткән «Сәлам!» дигән сүзен исәпләмәгәндә…

Хәер, татарчалык уңаеннан ерак китәсе юк, Сабантуйлар да хәзер гел русча гына үтә инде. Татарча яңгыраш юк. Мин үзем Киров һәм Мәскәү районнары мәйданы – Аккош күленә бардым. Татарча көрәшне дә акцент белән вата-җимерә урыс телендә алып барылганын күргәч, мәйдан янында тукталып кала алмадым”, ди Сәйдулла Кутушев.

VIP Сабантуйдан репортаж

“Безнең гәҗит”нең хәбәрчесе Эльвира Фатыйхованың “VIP Сабантуйдан репортаж”ы басылган. Монда сүз Русия президенты Дмитрий Медведев булып киткән Сабан туе турында бара. Бу чарага президент киткәнче мәйданга чакырулы, пропусклы һәм башка элиталы кунаклар гына кертелгән. Мәкалә авторы да җентекләп тикшерелгәннән соң мәйданга узган.

“Менә өченче президент бездә Сабантуй кунагы булды. Ельцин күзен бәйләтеп уңышлы гына чүлмәк ватты. Бу инде күземне бәйләсәм дә, бәйләмәсәм дә җимерәсен җимереп бетерәм, дигән сүз булгандыр, мөгаен. Путин битен катыкка буяп акча тартып чыгарганда, йөземне ничек кенә пычратсагыз да акчагызны гына бирегез, диде кебек. Ә Медведев ат дагасы тотып ни әйтергә теләде икән? Тиздән сайлаулар җитә, монда күпме генә елмаеп йөрсәм дә, китәрмен, ахры димәдеме?!

Русия президенты сәхнәгә менеп берничә сүз әйткән арада һава торышының яхшы булуын да искә алды. Ул килешкә болытларны очкычлар белән куып таратканны белми калмагандыр, шуңа, ахырдан татарчалап «рәхмәт» әйткәндер әле. Бу бәйрәмдә VIP кунаклар өчен аерым бәйрәм зонасына кадәр ясап куйганнар иде. Анда хәтта бейдж белән дә керергә ярамады. Концерт сәхнәсе дә бик зур һәм матур итеп эшләнгән. Амфитеатр корганнар. Барысы 4 меңнән артык кеше әлеге Сабантуй ачылышында һәм концерт программасында катнашкан дип әйттеләр.

Мәйдан, амфитеатр, гомумән бу корылмалар киләчәктә яшьләр өчен төрле чаралар оештыруда файдаланылачак икән. Бер көнгә генә төзелмәде дигән сүз чыгарып, акланырга, акчабызны әрәм-шәрәм итәсез дигән халыкны тынычландырырга теләделәрме, әллә, чыннан да, гомерле булырмы алар – күз күрер!”, дип яза автор.
XS
SM
MD
LG