Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге рәислеге Польшага күчә


Варшау парламенты каршында Польша һәм Европа берлеге байраклары
Варшау парламенты каршында Польша һәм Европа берлеге байраклары

Польша үзе һәм Европаның башка илләре 1 июльдә рәислекнең Польшага күчүенә зур өметләр баглый.

“Европаның нигезләре какшады, берлеккә тәҗрибәле җитәкче кирәк”, дигән иде Польша премьер-министры Дональд Туск.

Әле күптән түгел генә бу ил берлекнең башка әгъзалары белән каршылыкка кергән, вак әйберләр турында бәхәсләшкән бер дәүләт иде. Бүгенге көндә Польша Европа берлегенең иң зур иле генә булып калмыйча, берлекнең иң тәэсирле дәүләтләренең берсенә дә әйләнде.

Европа берлеге белән каршылыклар 2005-2007 елларда булды. Президентлык һәм хөкүмәтне үз кулларында тоткан бертуган Лех һәм Ярослав Качинскийларның консерватив "Канун һәм Гаделлек партиясе" алып барган сәясәте нәтиҗәсендә Польшаның Германия һәм Франция белән мөнәсәбәтләре начарланды.

2007 елдагы сайлауда “Ватандашлар платформасы” исемле бизнес яклы либерал фирка җиңде. Хөкүмәт җитәкчесе итеп аның рәисе Дональд Туск билгеләнде. Лех Качинский 2010 елның апрель аенда Смоленски янында очкыч казасында һәлак булганчы Польша президенты булды.

Туск алып барган сәясәт нәтиҗәсендә Польшаның Европа берлеге белән аралары җайланды. Русия белән Туск эшлекле мөнәсәбәтләр корды.

Польша 2008 елгы финанс кризистан Европаның башка илләре белән чагыштырганда җиңелрәк чыкты.

Киләчәккә карап...

Яңа хөкүмәтнең икътисади һәм сәяси уңышлары халыкның Европа берлеге турындагы фикерен дә үзгәртте. Соңгы фикер белешүләргә караганда, халыкның 83% Польшаның берлеккә керүе файдага булды дип саный.

Алты айлык президентлыгы чорында Польша көнчыгыштагы партнерлар – Украина һәм Грузия белән хезмәттәшлекне ныгытыр дип көтелә.

Әмма Греция, Ирландия һәм Португалиядәге икътисади кризисны чишү дә өлешчә Польша җилкәсенә төшәчәк.

Шулай ук дөньяда барган тәрәккыяттән дә Польша читтә кала алмый. Декабрь аенда Варшауда Төньяк Африка илләренең саммиты үтәчәк. Җыенда Мисыр һәм Тунис кебек илләргә финанс һәм сәяси ярдәм чаралары тикшереләчәк.

Польша – элекке коммунистик илләр арасында Европа берлеге президенты булган өченче ил.

2008 елда президент булган Словения бу эшен җиңел һәм уңышлы башкарган булса, Чехия һәм Маҗарстан президентлыклары низаглар белән узды.

2009 елда президентлык Чехиягә күчкәч, бу илнең хөкүмәте таратылды. 2010 елда исә Маҗарстан рәислеге вакытында илдә кабул ителгән мәгълүмат чаралары турындагы канун Европа берлегендә кискен тәнкыйтькә дучар булды.
XS
SM
MD
LG