Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һолландия парламенты хәләлгә чик куя


Бу атнада Һолландия парламентының кече пулаты миңгерәтелмәгән килеш йорт хайванын чалуны тыю турындагы канун өлгесен кабул итте. Әлеге хәл илдәге мөселман һәм яһүдләрдә зур канәгатьсезлек уятты.


Һолландия парламентындагы "Хайваннарны яклау партиясе" җитәкчесе керткән канун өлгесе бу атнада расланды. Ул канун хайваннарны миңгерәтмичә генә чалуны тыя. Ник дигәндә, миңгерәтмичә суйганда хайван газаплар кичерә икән. Канунны тәкъдим итүчеләр моның фәнни яктан расланганын әйтә. Бу исә мөселманнар һәм яһүдләрнең диненә каршы килә. Ит хәләл яки кошер булсын өчен хайван чалынганда үз аңында булырга тиеш.

Канун өлгесен тәкъдим итүчеләр һәм хуплаучылар бу бары хайваннарны газапламау максатыннан эшләнә диелсә, илдәге мөселманнар һәм яһүдләр алай дип санамый. Алар моны ксенофобия белән бәйли.

Мисал өчен, Амстердам университетының Иран-Һолланд профессоры Тоураж Атабаки бу тыюлар мөселманнарга каршы кәефләрне арттыра дип саный.

“Моның төп максаты – мөселман җәмгыятьләренә бәйледер мөгаен. Ник дигәндә, соңгы елларда Европа илләрендә аларның саны артканнан-арта бара. Алар үзләренең мөселманча яшәү гадәтләрен һәм киенүләрен саклап килә. Мөселманнар башка җәмгыятькә кушылырга теләми, ә бары үз тирәлегендә яши. Бу күренешләр үтәуңчы сәясәтчеләрнең ачуларын чыгара һәм алар ислам җәмгыятьләрен кысарга тырыша. Без моны Франция һәм Австриядә дә күрә алабыз”, ди ул.

Халык канунны яклый

Европаның яһүд конгрессы бу канун өлгесенең юридик канунилыгын тикшерү өчен мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәген әйтә.

“Бу канун өлгесе дин иреклеген гарантияләүче кеше хокуклары Европа конвенциясенең 9нчы маддәсенә каршы килә”, ди конгрессның рәисе Вячеслав Кантор.

Мөселманнар һәм яһүдләр канунны хуплаучылар арасында Һеерт Вильдерсның “Ирек партиясе”дә булуын әйтә. Вильдерс Һолландиягә мигрантларны кертүгә каршы көрәш алып бара.

"Хайваннарны яклау партиясе" фракциясе җитәкчесе Марианне Тиме бу канунны раслату өчен 2008 елдан бирле көрәшүен әйтә.

“Әгәр дин иреклеге кешеләргә яки хайваннарга зыян салса, дин иреклеге чикләнергә тиеш” ди ул.

Бүген Нидерландта яшәүче 16 миллионнан артык халыкның бер миллионы мөселманнар, 50 меңе яһүд җәмгыятенә карый.

Илдәге халыкның күпчелеге бу канунны хуплый. Ә мөселманнар һәм яһүдләрнең ихтыяҗларына килгәндә, итне чит илдән кертергә мөмкин дип бара.
XS
SM
MD
LG