Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:37
АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон авторитар режимлы кайбер илләрдә ашыгыч рәвештә демократик үзгәрешләр үткәрергә кирәклеген белдерде.

Вильнюста Литва президенты Даля Грибаускайте белән сөйләшүләрдән соң, Клинтон Беларусны сәяси тоткыннарны азат итәргә һәм демократик үзгәрешләр үткәрергә чакырды.

Сүрия вәзгыятенә кагылып, АКШ дәүләт секретаре Бәшәр Әсад даирәсенең реформаларга вакыты кыскарганнан-кыскара, дип әйтте. Әгәр үзгәрешләр башланмаса, Шәм-Шәриф оппозиция ягыннан тагын да оешканрак һәм көчлерәк каршылык белән бәрелешәчәк, диде Һиллари Клинтон.

XS
SM
MD
LG