Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Иминлек Шурасының Сүриягә каршы резолюциясен хупламый


Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров Мәскәүнең Сүрияне тәнкыйтьләгән резолюциягә каршы булуын белдерде.

Франция, Британия һәм Германия тәкъдим иткән резолюциядә Сүрия хакимиятләре оппозициягә каршы көч куллануда гаепләнә.

Лавров Сүрия оппозициясен хакимиятләр белән сөйләшүдән баш тартмаска чакырды. Башар әл-Әсадны президентлыктан бәреп төшерүнең нәтиҗәсе куркыныч була ала, диде Лавров.

Март аеннан бирле Әсадка каршы урам җыеннарында катнашучылар белән хөкүмәт көчләре арасында бәрелешләрдә 1400ләп кеше һәлак булды.
XS
SM
MD
LG