Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:43

“Правое дело” сайлауга өметле карый


Марсель Шәмсетдинов (с) һәм Павел Сигал журналистлар белән очрашты

Марсель Шәмсетдинов (с) һәм Павел Сигал журналистлар белән очрашты

“Правое Дело” Дума сайлауларында 15% тавыш җыячагын әйтә. Фирка әлеге уңышка яшьләр сәясәтен тормышка ашырып ирешмәкче. Партиянең сайлау программасында яшьләрне мәҗбүриләп хәрби хезмәткә чакыруны туктату һәм бердәм дәүләт имтиханы тирәсендә барган башбаштаклыкны бетерү дә тора.


Русия Дәүләт думасы сайлауларына санаулы айлар калып барганда, сәяси партияләр сайлаучыларга күбрәк мөрәҗәгать итә бара. Бүген Казанда “Правое Дело” фиркасенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Павел Сигал һәм регион бүлегенең башкарма директоры Марсель Шәмсетдинов матбугат очрашуы уздырды.

“Правое Дело” яңа хакимият партиясе була алырмы?

Сигал сүзләренчә, фирка моннан ары оппозиция партиясе булудан туктый һәм “Бердәм Русия”дән соң иң күп тавышны алып, хакимият партиясе булуга өмет итә.

"Бу сайлауда өметләребез акланмаса, икенче сайлауда планнарыбызны һичшиксез тормышка ашырачакбыз, ди ул. Моңарчы 1,5-3% булган сайлаучы тавышларын 15%ка җиткерерлек көчебез бар. Эшне дөрес итеп оештырган һәм фирканең идеяләрен халыкка тиешенчә җиткергән очракта, ким дигәндә 7-10% тавыш алуыбыз да – кулдан килә торган гамәл", ди ул.

"Татарстан “уңчылары” Русиянең сәяси системасының искергән булуы һәм аның яңартуга ихтыяҗы турында белдерә. Бу фикер партия программасына да керәчәк", ди Сигал.

Тик алар Татарстан сәясәтендә ниләрне үзгәртәчәкләре турында төгәл генә берни дә әйтергә ашыкмый.

Сигал: “Шәһәр башлыклары турыдан сайланырга тиеш”

“Правое Дело”ның сайлауалды программасында шәһәр башлыкларын якыннан кызыксындырган маддә дә бар икән.

"Район һәм шәһәр башлыклары турыдан-туры сайланырга тиеш. Татарстан өчен иң актуаль проблема – Казан, Чаллы, Әлмәт һәм башка калаларны шәһәр башлыкларын турыдан-туры сайлау хокукларыннан мәхрүм итү – башка сыймаслык хәл, ди Сигал.

Фирка, болар белән беррәттән халык белән турыдан-туры эшләүче салым җыючылар, прокурорлар, полиция җитәкчеләре кебек хезмәткәрләрне дә халык сайларга тиеш һәм аларның эшен халык контрольдә тотарга тиеш, дип белдерә. Партиянең максатларына яңа заводлар, юллар төзү дә кергән. Безнең җитәкчебез Михаил Прохоровның бу эшләрне башкарырга көче җитә, дип белдерә Павел Сигал.

“Прохоров Казанга да киләчәк”

Прохоров дигәннән, якын көннәрдә партия лидерының Казанга килүе дә көтелә икән. Ул 25 май көнне партиянең рәисе итеп сайланган иде. Русиянең иң бай кешеләреннән берсе булган Прохоров фирканең Мәскәүдә үткән чираттан тыш корылтаенда 109 депутатның 107сенең тавышын алуга ирешкән.

"Татарстанда безнең партия көннән-көн ныгый бара. Көн дә дистәләрчә кеше безнең партиягә керергә теләк белдерә. Алар арасында төрлесе бар. Җитди һәм хөрмәткә лаеклы гражданнар безнең белән очраша, әңгәмә кора. Һәм күбесе бу сайлауда безнең белән бергә булырга тели. Чөнки без ил алдында да, республика алдында да торган мәсьәләләрне ничек чишәргә икәнен бик яхшы беләбез", ди Павел Сигал.

Шул мәлдә, "сайлау алдыннан һәр партия халыкка алтын таулар вәгъдә итсә, сайлау узгач бу сүзләр гамәлгә генә ашмый кала", дип залда утырган журналистлар үзара сөйләшеп алды.

Сигал сүзләренчә, “Бердәм Русия” партиясе күп нәрсәне тиешенчә башкармый. “Правое Дело” исә илгә яңа сулыш алып килергә уйлый. Шул исәптән Татарстан мәнфәгатьләрен Дәүләт думасында якларга хәзербез, дип тә өсти ул.

Фирканең Татарстан бүлеге Думага 2 депутат сайлатмакчы

Бүгенге көндә Русия Дәүләт думасындагы 14 урынның барысын да "Бердәм Русия" партиясе депутатлары били. “Правое Дело” исә әлеге 14 урынның 2сенә үз партиясе депутатларын утыртырга өметләнә.

Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстанда “Правое Дело” фиркасе әгъзалары булып 1 мең 300 кеше исәпләнә. Ә “Бердәм Русия” партиясе әгъзалары – 1 гыйнвар мәгълүматларына караганда, 131 меңнән артык.

Сәяси белгечләр “уңчылар”ның сайлауда 15% тавыш алачагына шикләнеп карый. Чөнки бу фирка әгъзалары күбесенчә байлар катламыннан тора, ә Русиядә алар таяна торган урта сыйныф әлегә юк дип, үз сүзләрен нигезли политологлар.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG