Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 09:51

"Тамашачысы булмаса, театр беркемгә дә кирәкми"


"Бабайлар чуагы" спектакленнән күренеш. Г.Камал театры

"Бабайлар чуагы" спектакленнән күренеш. Г.Камал театры

1 июль көнне Марсель Сәлимҗанов исемендәге актерлар йортында театр әһелләре узган сезонга нәтиҗә ясады.


Казан театрлары сезоннарын япты. Димәк, ниндидер нәтиҗә ясалырга тиеш. Биредә Татарстан театрларының директорлары, режиссерлары, артистлары, студентлары җыелды. Театр әһелләре һәм тәнкыйтьчеләр узган театраль сезонга үз бәясен бирде. Җыелышта театрларның проблемаларын кузгаттылар, кайбер тәкъдимнәр кертелде.

Яшь режиссерларга мәйдан бирелми

Узган театраль сезон төрле вакыйгаларга бай булды: “Нәүрүз” фестивале, Нуриев һәм Шаляпин фестивальләре, “Тантана” премиясе тапшырулары, “Һөнәр” фестивале һ.б.

Шулар арасында яшь режиссерларга юнәлтелгән “Һөнәр” фестивале һәм "режиссер лабораториясе" игътибарга лаек. Бу фестивальләр турында сүз кузгатканда, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Шамил Закиров, бу фестивальне игълан иткәндә мәдәният министры Зилә Вәлиеваның театрлар яшь режиссерларга мәйдан бирергә, ярдәм итәргә тиеш дигән боерык чыгарганын искә төшерде.

"Ләкин Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Әлмәт драмтеатры, Рус яшь тамашачы театрыннан кала, театрларның берсе дә яшь режиссерларга ишекләрен ачмады. Яшь режиссура бездә юк, ләкин аны үстерергә кирәк", диде Шамил Закиров.

Бар театрлар да кабул итмәү, яшь татар режиссерлары аз булу театр әһелләрен бик борчый. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов “Һөнәр” фестиваленә яхшы эшләр тәкъдим ителүен искәртте. “Бар нәрсә дә реаль, бары тик яшьләр үзләре инициативалы булып, үз эшләрен күрсәтергә, тәкъдим итәргә тиешләр”, диде ул.

“Нәүрүз”гә реклама аз

X халыкара төрки телләр фестивале “Нәүрүз” аеруча игътибарга лаек булды. Бу фестиваль төрки театрлар белән таныштыруга юнәлгән. Бу елны “Нәүрүз” 10нчы мәртәбә үткәрелсә дә, театр әһелләре шушындый зур тантанага реклама бик аз булды, дип зарланды.

Элек “Нәүрүз” фестивале ябыграк чара булса, хәзер бу фестиваль белән кызыксыну артты. Ләкин "халык кайда, нәрсә, ничек барганын белми кала" дигән фикерләр яңгырады.

“Нәүрүз”гә карата тагын телгә алынган тәнкыйть "төрки халыкларның заман әсәрләрен сәхнәдә күрсәтмәве" иде. Ләкин бу фикергә карата, кайбер төрки халыкларның яхшы заманча пьесалары булмаса, танылган әсәрләрне сәхнәләштерү кулайрак диючеләр дә табылды.

Шулай да, күпчелек театр әһелләре, соңгы “Нәүрүз” интеллектуаль яктан югары дәрәҗә күрсәтте дип, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.

Театр әһелләре “Тантана” премиясе хакында да үз фикерләрен белдерде. “Беренче коймак төерле була” дисәләр дә, “Тантана” алай ук төерле булып чыкмаган. Шулай да кайбер номинацияләрне башкача уйларга кирәк иде, д алар. Аерым әйткәндә, музыкаль жанрлар белән драма жанрлары ярышырга тиеш түгел, дигән фикерләр яңгырады. Театр әһелләре “Тантана” чарасы кысаларында махсус эксперт-совет төзергә кирәк дигән фикергә килде.

Театрлар ни белән яши?

“Әкият” курчак театры әһелләре студентларын чит илгә укырга җибәрү, яңа бина ачылуга яңа репертуар туплауларын әйтте. Театрда бернинди зур проблема да юк, дип ышандырдылар.

Качалов театры хезмәткәрләре узган сезонда бик күп фестиваль, гастрольләрдә катнашуларын сөйләде. Киләсе сезонда, кече сәхнә ачылачак һәм зур вакыйга – театрның 220 еллык юбилеена бәйле куанычлары белән уртаклашты алар.

Бөгелмә рус драм театры узган сезонда 75 яшьлек юбилеен үткәргәнен искә алды. Яшь тамашачы театры сезонны 14 июньдә генә Брандон Томасның "Тетушка Чарлея" әсәре нигезендә куелган "Здравствуйте, я ваша тетя" пьесасы белән ябачак.

"Чаллы театры – бәхетле театр"

Чаллы драмтеатрының директоры Рашат Фәйзрахманов, Чаллы театры үзенең иҗат эшләре турында горурланып сөйли, дип җиткерде.

“Чаллы театры үзенең иҗат эше турында горурланып сөйли ала. Күптән түгел театрыбызның 20 еллыгын билгеләп үттек. Аны юбилей дип әйтәсе килми, чөнки ул бары тик 20 еллык кына. Менә шушы 20 еллык кыска вакыт эчендә безнең театр 82 спектакль чыгарды. Аларның 26сы безнең репертуарыбызда бара.

Горурланып сөйләрлек сүзләребез бар. Апрель аенда Кәрим Тинчурин исемендәге театрда безнең гастрольләребез үтте. 5 көн буе үзебезнең репертуарыбыздагы иң яхшы спектакльләрне күрсәттек. Сентябрьдә Башкортстанга, “Нур” театрына гастрольләргә җыенабыз. Без анда 9 спектакль алып барабыз. Аларның 4се балалар өчен күрсәтеләчәк, 5се зурлар өчен.

Көз айларында без гадәттәгечә Оренбур шәһәренә Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге татар дәүләт драма театры бинасында чыгыш ясыйбыз. Алар үзләре дә безгә килә.

Без үзебезне репертуарлы театр, дип саный алабыз. Репертуарыбызда халкыбызны канәгатьләндерерлек итеп куелган драма әсәрләребез, комедия, трагедия әсәрләре байтак.

Чаллы драмтеатрының директоры Рашат Фәйзрахманов
Күпләрнең мәхәббәтен яулап алган “Абага алмасы ачы була” спектакле олы уңыш белән республикабыз авыл-шәһәрләрендә, Русия театрларында күрсәтелә, “Бурлак” “Хәят” спектакльләребез көчле бара.

Сөенеч хәбәребез шул: үзебезнең шәһәребездә өлгергән драматурглар бар. Театрның үз драматургы бар икән, димәк ул бәхетле театр. Без күбрәк Равил Сабыр белән эшлибез. Аның әсәрләрен сәхнәләштерәбез.

Гастроль картасын елдан-ел киңәйтәбез, төрле грантларда катнашабыз.
Алга таба театрда юбилейларыбыз күп көтелә. Иҗат планнары белән хыялланып, өметләнеп яшәп ятабыз!”, дип сөйләде Рашат Фәйзрахманов.

Камал театры һәрвакыттагыча актив

Театр әһелләре утырышында Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры өчен узган сезон бик уңышлы булуы әйтелде. Беренчедән, төрле фестивальләр шушы театрда, аның тарафыннан үткәрелде.

Икенчедән, “41нең арбалы хатыннары”, “Үт күршеләр”, “Бабайлар чуагы”, “Йөзек кашы” пьесаларының бик уңышлы премьералы булды. Өченчедән, алар 2 атна Мәскәүдә гастрольдә булдылар. Бүтән бер милли театрның да Русия башкаласында мондый гастроль куйганнары булмаган.

Режиссер Илгиз Зәйниев
Илгиз Зәйниев, Камал театры һәрвакыттагыча актив, дип белдерде:

“Кайвакыт өзеләбез, өзеләбез дип торганда да өзелмичә яшибез. Ничәмә ничә халыкара фестивальләр безнең өстә. Республиканың иң зур вакыйгалары Камал театры өстендә, бәлки бу күбрәктер дә. Театраль Сабан туе да Камал театрына кала. Бәлки шул яшәтәдер дә театрны. Тамашачы ягыннан бу елны ничектер күбрәк йөргән кебек тоелды, заллар тулы иде”, диде ул.

Тинчурин театры заман артыннан куа


Театр әһелләре утырышы рус телендә барды. Ләкин Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры әһелләренә сүз бирелгәч, театрның җәмәгатьчелек белән эшләү буенча директор урынбасары Рәдиф Сәгъдиев, “Мин үземнең телне чын-чынлап яратканга күрә татарча гына сөйлим”, диде.

“Безнең инде ул традиция: без ел саен Себергә гастрольләргә барабыз. 1-2 мәртәбә хәтта. Анда татар теле котычкыч хәлдә. Без йөри башлагач, халык тартыла башлады.

“Хаҗи әфәнде өйләнә” – иң яхшы әсәрләрнең берсе. Ләкин мин үзем аңа каршы, чөнки Празат Исәнбәт куйганда мин анда үзем дә уйнадым. Празат абый куйганы ул шедевр иде, аны күрмәгән кешегә бу спектакль искитмәле булып тоела.

Празат абый куйган бу спектакльне телевидение архивыннан юкка чыгардылар, бу котычкыч хәл. Анда бит нинди актерлар уйнаган иде! Аларның бит хәзер кайсы исән, кайсы юк.

Рәдиф Сәгъдиев
Бу сезонда Хәбир Ибраһимовның “Төн яна учакта” дигән әсәре бик уңышлы чыкты . Ул тиз генә ашыгыбрак куелды, анда кайбер урыннарда эшләнеп бетмәгән әйберләр бар иде. Ләкин бүгенге көндә әсәрне тамашачы искитмәле итеп карый, чөнки бу тамашачының күңеленә якын, искитмәле, тәрбияви әсәр.

“Айгөл иле” спектакле куелды. Режиссеры – Рәшид Заһидуллин. Бер уйласаң, андагы тема искергән, Совет заманыннан калган әсәр. Ләкин шуңа карамастан безнең халык аны җылы кабул итте. Икенче пландагы рольләр искитмәле ачылган иде. Алар соклану тудырды.

Киләсе сезонга репертуарга бик күп әсәрләр кирәк. 4 ел ремонт булу сәбәпле театр репертуары бик аксады. Безгә хәзер яхшы әсәрләр куярга кирәк. Чөнки тамашачы бер караган спектакльне тагын килеп карамый, искитмәле әсәр булса гына, тагын килә. Яңа авторлар килер, дип уйлыйм, яңа режиссерлар чакырылыр, дип уйлыйм. Һәм шул чакта без заманның китеп барышын куып җитәрбез дип уйлыйм, Алла бирсә”, дип сөйләде ул.

"Казанда рус театрлары юк диярлек"

Театр белгече, мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илтани Илялова, Казанда рус театрлары юк диярлек, ә татар театрлары әйбәт эшли, ди:

“Казанда рус театрлары юк дип әйтергә мөмкин. Ул режиссерлар белән бәйле, Славутский белән дә, Чегишев белән дә. Алар рус театрын үтерде.

Гомумән татар театрлары әйбәт эшли. Алар җитди проблемаларны күтәрә. Кешенең характерын ачып сала, гуманизм мәсьәләләрен күтәрә.

“Йөзек кашы” спектакле шаккатыргыч уңышлы булып чыкты. Повесть буларак та бик авыр әсәр. Режиссерга инсценировка эшләргә авыр булгандыр. Спектакль кеше язмышы, кешенең үз-үзенә аяк чалуы турында. Яшь артист Алмаз Сабирҗанов бу катлаулы, тирән образны башкарып чыгарды.

“Бабайлар чуагы” спектаклен караганда, җан рәхәте кичерәсең. Остазларыбыз шулкадәр рәхәтләнеп уйныйлар, һәрберсенең характеры, комиклыгы (Р. Таҗи, Ә.Шакиров, Р.Шәрәфи, И.Баһман) ачылган. Режиссер Илгиз Зәйниев һәр актерны күрә торып, махсус актерга язган.. Шуңа күрә, ул бик әйбәт спектакль.

Казанда 3 зур татар театры: Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, Яшь тамашачы театры. Бу театрларның 3 режиссеры өчесе дә өч төрле. Фәрит Бикчәнтәев ГИТИСны укып бетергән, Заһидуллин белән Әюпов Щукин училищесын тәмамлаган. Аларның спектакльләрендә иҗади мәктәп дигән әйбер бар. Алар шуның белән кызыклы.

Театр белгече Илтани Илялова
Күпчелек тәнкыйтьчеләр, эксперимент кирәк, диләр. Ләкин һәрбер халыкның үзенең рухы бар, үзенең эчке җаны бар. Менталитетны саклап калырга кирәк.

Камал театрында испан драматургы Педро Кальдеронның “Тәкъдир” дигән әсәрен куеп карадылар. Колумбиядән килгән режиссер куйды. Бөтенләй татар спектакле түгел иде ул. Артистларның бернинди аралашуы юк иде.

Татар тамашачысы кабул итмәде, чөнки ул безнең театр түгел. Тамашачы йөрмәсә театр нәрсәгә кирәк? Алар бит тамашачы өчен уйныйлар. Сәнгатьтә бернинди глобализация булырга тиеш түгел.

Формалар алышына, ләкин эчтәлек, миллилек сакланырга тиеш. Бу елгы сезон уңышлы булды. Бигрәк тә, Камал театрында. Тинчурин театрының бу елгы сезоны авыррак иде. Заһидуллин Төркиядә иде, бер генә җитди әсәр – “Хаҗи әфәнде өйләнә” куелды.

Яшь актерлар килү куандыра, буын алышына. Татар театрлары өметле. Иң мөһиме – татар театрларын халык ярата. Чөнки театрда тамашачы булмаса, театр беркемгә дә кирәкми”.

Татарстан театрларының сезоны ябык булса да, һәр театрның үз эше дәвам итә. Меңләгән фестивальләр, хаталар өстендә эшләү, репертуар туплау, тамашачыларны сөендереп торулар алда әле.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG