Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:43

Германиядә кырымтатар мәсьәләсе каралды


Германия тышкы эшләр министрлыгында "Көнчыгыш партнерлык" програмы житәкчесе Сьюзанна Шютц белән сөйләшүләр

Германия тышкы эшләр министрлыгында "Көнчыгыш партнерлык" програмы житәкчесе Сьюзанна Шютц белән сөйләшүләр

Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилев җитәкчелегендәге дүрт кешелек делегация 27-28 июнь көннәрендә Германиягә булган сәфәрен тәмамлап, Кырымга кайтты.


Бу сәфәр дәвамында делегация Бундестагның төрле фракция депутатлары, Германиянең тышкы һәм эчке эшләр министрлыклары вәкилләре, Украинаның Германиядәге илчесе Наталья Зарудная, Германиядәге чит ил дипломатлары, төрле алман фондлары, дәүләт карамагында булмаган оешмалар белән очрашулар үткәрде.

Әлеге сәфәр «Алман-кырымтатар диалогы» програмын гамәлгә ашыру кысаларында Көнчыгыш Европа белән хезмәттәшлек итү ассоциациясе чакыруы нәтиҗәсендә узган. Германиядәге ICATAT Көнчыгыш институты бу сәфәрне оештыру эшләрен 2010 елда башлап җибәргән.

Украинаның Германиядәге илчелегендә булган очрашуда илче Наталья Зарудная, алман-украин парламенты группасы вәкилләре Хельга Дауб, Михаэль Грошек, Бөтендөнья кырымтатар конгрессының Германиядәге вәкиле Әхмәт Озай, Кельн шәһәр шурасы депутаты Эрхан Кара һәм Көнбатыш Европада кырымтатар үзәге рәисе Рафет Каранлык катнашкан.

Наталья Зарудная белән очрашу
Мостафа Җәмилев Наталья Заруднаяның игътибарын кырымтатар халкының авыр вазгыятенә юнәлдереп, Украинаның 20 ел дәвамында кырымтатарларының халык буларак хокукларын яклаган бер канун да кабул итмәвен сөйләгән. “Бу хәл кырымтатарларының хәлен тагын да начарайта һәм аларда украин сәясәтчеләренең кирәкле кануннарны кабул итүгә әзер булуына ышанычсызлыкны арттыра.

Кырымтатарларының сәяси-икътисади һәм гуманитар мәсьәләләре хәл ителмичә, халыкара оешмаларның, Европа шурасы, ОБСЕ оешмаларының төрле проектларын Кырымда гамәлгә ашыру эффективлыгы шөбһәле», дигән Мостафа Җәмилев.

«Шул сәбәпле, кырымтатар халкының үз ватаннарында хокукларын торгызу, аның хәвефсезлеген һәм тәрәккыятен тәэмин итү өчен без Халыкара форум үткәрергә әзерләнәбез. Мондый карар Корылтайда кабул ителде. Халыкара оешмаларны кырымтатар мәсьәләсен чишүгә җәлеп итүне без Советлар берлегендә кырымтатар халкына каршы ясалган җинаятьчел сәясәтнең нәтиҗәләрен бетерү, бу эштә Украинага булышуның бер чарасы кебек карыйбыз», дигән Мостафа Җәмилев.

Наталья Зарудная кырымтатарларының үз хокуклары өчен демократик ысуллар белән алып барган милли көрәшләренә югары бәя биреп, “Германиядә булган очрашулар кырымтатар халкы һәм Украина өчен файдалы булыр”, дигән.

Бельбель Кофлерга бүләк тапшыру
Мәҗлеснең тышкы элемтәләр бүлеге җитәкчесе Али Хәмзин Бундестагта Германия-Кырым парламент төркеме җитәкчесе Бельбель ханым Кофлер белән очрашкан. Кофлер ханым кырымтатарларының вазгыятен, аларны Кырым кызыксындырганлыгын һәм төрле проектлар уздырырга җыенуларын сөйләгән.

Очрашу барышында Мәҗлес делегациясе, әгәр Германия Кырымда төрле проектлар башкарырга уйласа, кырымтатарларын да күз алдында тотарга тиеш, дигән фикерне белдергән.

«Кырымда Икенче дөнья сугышы вакытында яндырылган кырымтатар авылларын Германия үз хисабына яңадан торгызырга җыенмыймы, бу хакта сүз бармадымы?» дигән сорауга, Али Хәмзин: « Бу хакта берничә ел элек Кырымнан «Кырым» фонды юллаган хатны һәм тәкъдимне алман ягына кабат бирдек», диде.

Мондый проект Грециядә тормышка ашырылган иде. Германия сугыш вакытында яндырылган биш авылны яңадан торгызганы мәгълүм. Кырымтатар авыллары мәсьәләсен АКШтан кырымтатар диаспорасы вәкиле Фикрет Юртер да бер күтәргән иде. «Бу чынбарлыкка ашарга мөмкин проектмы?» дигән сорауга, Али әфәнде: « Бу реаль проект. Без бу мәсьәләне Германиянең эчке эшләр министрлыгында булган очрашу вакытында күтәрдек, хәзер бер төркем төзеп эш башларга тиешбез», диде.

Германиядә Мәҗлес делегациясе төрки оешма вәкилләре һәм Башкортстан, «Идел-Урал» оешмалары катнашуында «Понимать татарский мир» дип аталган һәм төрле фондлар белән булган очрашуларда да катнашкан.

Мостафа Жәмилев Сюзанна Шютц ханымга Кырым күренеше рәсемен бүләк итә

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG