Accessibility links

АКШ һәм Испания Каддафи януларын кире кага


АКШ һәм Испания Либия җитәкчесе Мөәммәр Каддафиның Европада һөҗүмнәр башлау белән янавы тормышка ашмаячак дип белдерде.

Бүген Мадридта АКШ дәүләт секретары Һиллари Клинтон Каддафи янау урынына үз халкын кайгыртырга тиеш диде.

“Янаулар урынына Каддафи башта үз халкының хәлен һәм мәнфәгатьләрен кайгыртырга тиеш, хакимияттән китәргә тиеш һәм Либия халкы теләкләренә туры килүче демократик күчешкә ярдәм итәргә тиеш”, - диде Клинтон.

Испания тышкы эшләр миинистры Тринидад Һименес Каддафи көчләренең Либиядәге тыныч халыкка куркынычын бетерү өчен халыкара басым дәвам итәчәк диде.

Җомга көнне Каддафи, әгәр дә НАТО Либиядәге хәрби чараларын туктатмаса, Европада һөҗүмнәр булу мөмкинлеге турында кисәткән иде.
XS
SM
MD
LG