Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 13:44

Сүрия президенты Һама шәһәр башлыгын эшеннән алды


Сүрия президенты Бәшәр әл-Әссад хакимиятә каршы күтәрелүчеләрне тынычландырырга теләп илнең үзәгендәге Һама шәһәре башлыгын вазифасыннан алды. Бу турыда САНА дәүләт хәбәр агентлыгы белдерде. Бу турыда тәфсиллерәк мәгълумат бирелми, вазифадан алу сәбәпләре дә әйтелми.

Җомга көнне Сүриядәге иң зур протест чараларының берсе Һама шәһәрендә булды. Анда урамнарга 200 меңләп кеше чыкты.

Активистлар әйтүенчә, илкүләм протест чараларында кимендә 11 кеше һәлак булган.

XS
SM
MD
LG