Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белфастта алты полиция хезмәткәре яраланды


Төньяк Ирландия башкаласы Белфастта шимбәгә каршы төндә демонстрациячеләр белән бәрелешләрдә алты полиция хезмәткәре яраланды. Җиде кеше тәртип бозуда гаепләнеп тоткарланды.

Шәһәрнең көнчыгышындагы католик өлеше тирәсендә яшь католиклар белән протестантлар бәрелешкән. Алар полиция машиналарына ут төрткән, полиция хезмәткәрләренә яндыргычлар аткан. Полиция хезмәткәрләре җавап буларак су сиптергечләр һәм резин ядрәләр кулланган.

Бу районда узган атнада соңгы еллардагы иң зур бәрелешләр булган иде. Ул бәрелешләрдә өч кеше утлы коралдан яраланды.

1998 елда Ольстер протестантлары белән католиклар солых килешүе төзеп уртак хакимият оешмалары төзегәннән соң, көч куллану кисәк кимеде. Әмма төбәктә берничә кораллы төркем көч куллануны әле дә дәвам итә.
XS
SM
MD
LG