Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тайланд премьеры сайлауда җиңелүен таный


Тайланд премьер-министры Абсихит Ветчатчива үз фиркасенең илкүләм сайлауда җиңелүен таныды.

Беренче мәгълуматларга караганда, “Тайланд өчен” дип аталучы оппозицион фирка шактый зур аерма белән алга чыккан.

Бу фиркане 2006 елгы хәрби түнтәрелеш нәтиҗәсендә хакимияттән төшерелгән элекке премьер Таксин Чинаватның бертуган сеңлесе Йинглак Чинават җитәкли.

Сайлауның тәгаен нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

Бу былтыр Тайланд башкаласы Баңкокта булган хөкүмәткә каршы киңкүләм протест чараларыннан соң илдәге беренче сайлау. Ул протест чаралары вакытында туксанлап кеше һәлак булды, ике меңнән артык кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG