Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лукашенко: Чит көчләр Беларуста вәзгыятьне тотрыксызландырмакчы


Беларус президенты Александр Лукашенко тагын бер мәртәбә чит ил көчләрен илдәге вәзгыятьне тотрыксызландырырга маташуда гаепләде.

Лукашенко мәгълумат һөҗүме арта, җәмәгатьчелек фикере белән уйнау көчәя диде.

Президент Лукашенко бүген Минскида Беларус бәйсезлеге көненә багышланган хәрби парадта чыгыш ясады.

Оппозиция илдәге икътисадый кризис чорында мондый парадка чыгымнар тотарга кирәкми дип белдерде.

Беларуста иминлек чаралары көчәйтелгән. “Социаль челтәрләр аша инкыйлаб” дип аталган төркем бүген кич белән тагын хөкүмәткә каршы сүзсез протест чарасы үткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG