Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:39

Химки урманында экологлар кыйналды


Химки урманын яклаучылар Мәскәү-Петербур юлын төзү өчен урман кисү эшләре барган урында сак хезмәткәрләре экологларга һөҗүм итте дип белдерә.

Урманны яклаучылар хәрәкәте вәкиле Ярослав Никитенко белдерүенчә, бәрелеш нәтиҗәсендә 11 активист, шул исәптән хәрәкәт җитәкчесе Евгения Чирикова зарар күргән. Никитенко әйтүенчә, бәрелеш экологлар урман кисү урынында техниканы туктатырга маташканда чыккан.

Шимбә көнне активистлар полиция “Сул хәрәкәт”нең дүрт әгъзасын тоткарлады дип белдерде. Алар Химки урманында күп кеше катнашында бәрелеш чыгаруда гаепләнә.

Әлегә тәртип саклау оешмалары бу хәбәрне расламый.

XS
SM
MD
LG