Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә хәрби очкычлар һөҗүмендә ике кеше үлгән


Йәмәннең көньягында шимбә көнне илнең хәрби һава көчләре Джаар шәһәренә һөҗүм итеп ике тыныч кешене үтергән, өчесен яралаган.

Бу турыда шәһәрне үз кулларына алган сугышчылар вәкиле белдерә.

Джаар шәһәре әл-Каидәгә бәйле сугышчылар белән хөкүмәт көчләре арасында каты бәрелешләр барган Зинҗибар шәһәреннән төньяктарак урнашкан.

Хәрбиләр әйтүенчә, шимбәдән бирле Зинҗибар шәһәре янында иллеләп хәрби югалган.

Йәмән оппозициясе хакимият президент Гали Габдулла Салихның позицияләрен көчәйтү өчен ислам куркынычын арттырып күрсәтә ди. Илдә Салихның хакимияттән китүен таләп итүче протест чаралары инде берничә ай дәвам итә.
XS
SM
MD
LG