Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:26

Пугачево авылында яңа шартлаулар булды


Удмуртиянең Пугачево авылы янындагы корал саклагычларда бүген яңа шартлаулар булды. Үлүчеләр яки яраланучылар турында хәбәрләр юк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, узган төндә җирле халык янгын сүндерүчеләрне чакырган. Корал саклагычның техник бүлегендәге коралларның шартлавы ачыкланган.

Пугачево саклагычларында беренче шартлаулар нәк бер ай элек булган иде. Ул чакта янгын һәм шартлаулардан йөзләп кеше яраланды, янгынны сүндергәндә бер хәрби һәлак булды.

Бу казадан ике миллиард сумлык зыян килде. Пугачево авылына якын урнашкан Татарстанның Әгерҗе район үзәге дә ул шартлаулардан зур зыян күрде.

XS
SM
MD
LG