Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:31

Минскидагы протест чарасында тоткарланган 140 кеше хөкем ителәчәк


Беларус хокук яклаучылары кичә Минскидагы сүзсез протест чарасында тоткарланганнарның 140-лабы хөкемгә тартылачагын белдерде.

Алар әйтүенчә, тоткарланган 200-дән артык кеше арасыннан бары журналистларны, балигъ булмаганнарны һәм берничә хатын-кызны гына җибәргәннәр. Калганнарын административ тәртип бозуда гаепләп эш ачканнар.

"Социаль челтәр аша инкыйлаб" дип аталган төркем кичә ике протест чарасы оештырды.

Хокук яклаучылар шулай ук Гродно һәм Гомель шәһәрләрендә дә тоткарлаулар булуын белдерә.

XS
SM
MD
LG